Логотип
Яңалыклар

​Казан марафонына Камал театры белән!

21 майда узачак Казан марафонына санаулы көннәр калып бара.

Барлык 4 трасса да расланган. 3 км ,10, 21.1 һәм 42.2 кмга йөгерү Меңьеллык мәйданында старт алачак һәм Казанның үзәге, яр буе урамнарыннан һәм тагын күп төрле матур җирләрдән узачак.

Һәр катнашучыга футболка, чип, рюкзагтан торган старт пакетыннан кала үзенчәлекле медаль дә бирелә.

2017 ел – экология елында уздырыла торган Казан марафонының символы булып ак барс һәм йөгерешнең социаль темасы итеп ак барсны саклау билгеләнде.

Марафонга язылу кампаниясе актив бара. Катнашучылар арасында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары да бар! Алар арасында театр директоры Илфир Якупов, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Каюмова һәм Алмаз Сабирҗанов, Ләйсән Файзуллина, Эмил Талипов, Алмаз Гәрәев, Илнур Закиров, Артур Шайдуллин һәм Йосыф Бикчәнтаев. Камал театры Казан марафоннында катнашу идеясен ике дә уйламыйча хуплап чыкты һәм үзенең тамашачысын да катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар