Логотип
Яңалыклар

Казан этник стильдә эшләүче яшь дизайнерларны барлады

1910 елларда Европаның мода дөньясына көнчыгышның этник стилен алып кергән француз модельеры Поль Пуаре бу тенденциянең ни дәрәҗәдә озын гомерле булачагын фаразлый алдымы икән?

Кичә Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында “ЭтноДар” Төбәкара яшь дизайнерлар фестивале төгәлләнде. Анда этник стильнең төп тенденцияләре билгеләнде, бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды.

Проектны РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты Рәисе И.И. Гыйльметдинов җитәкчелегендәге Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте гамәлгә куя. Фестиваль быел бишенче тапкыр үткәрелде. “Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел күбәя, аларның һөнәри осталыгы арта, бу исә бәйгенең киләчәге булуы турында сөйли”, - диде Ильдар Гыйльметдинов видео аша бәйгедә катнашучыларны сәламләү сүзендә.

Быел фестивальдә Россиянең 35 төбәгеннән 120 яшь дизайнер катнашу теләген белдергән. Алар арасыннан финалга 18 төбәктән (Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Кемерово, Түбән Новгород, Ярославль, Киров өлкәләре, Пермь крае, Ямал-Ненец автоном округы һ.б.) 36 коллекция сайлап алынган.

Җиңүчеләрне Бәйрәмчә костюм, Көндәлек костюм, Заманча татар киеме, Спорт һәм ял өчен костюм, Фэнтези костюм номинацияләрендә билгеләделәр. Жюри рәисе – “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова быел һәр номинациядә җиңүчеләр бар, әмма гран-при алырлык коллекция юк, дип белдерде.

Яшь дизайнерларның төньяк халыкларының этник үзенчәлекләре белән кызыксынуы сизелде, шулай ук аларның илһамны табигатьтән дә, тарихтан да таба белүен билгеләргә кирәк.

Заманча татар киемнәрендә исә, жюри әгъзасы, Татарстаннның халык артисты Раилә Гарипова билгеләвенчә, гарәп стиленә йөз тоту тенденциясе бар. “Татар халкының үзенә генә хас орнаментлары бар, шуларны эзләгез, табыгыз, илһам алыгыз, иҗат итегез”, - дигән теләген җиткерде ул яшь дизайнерларга.

“ЭтноДар” - яшь дизайнерлар өчен үз тавышыңны ишеттерү һәм мода дөньясында үзең булып калу мөмкинлеге бирүче фестиваль. Костюмда тардицион элементлар булу һәрвакыт модада, матур һәм зәвыклы булып күренә.

Фестиваль кысаларында яшь фотографларның “Этновзгляд” фотопроектлар бәйгесенә дә йомгак ясалды. “Фотограф – тарихчы да ул. Йөз ел элек төшерелгән фотолар безгә бик күп мәгълүмат бирә, шуңа да халыклар турындагы бу фотолар киләчәк өчен дә кирәк”, - диде ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, жюри рәисе Е.В. Кулешов. Гомумән, “ЭтноДар” фестивале “үткәннәрсез киләчәк юк” дигән шигарь астында үтте.

“ЭтноДар” Россия Президенты Фонды гранты акчасына үтте.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар