Логотип
Яңалыклар

Камал театры Илдар Юзеевның Татарстанда беркайчан да куелмаган әсәрен чыгара

"Ак калфагым төшердем кулдан” драмасы 7, 8 һәм 20 апрель көннәрендә күрсәтеләчәк.

Халык шагыйре Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан” драмасы буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакль куела башлавы турында үткән сезон ахырында ук хәбәр ителгән иде. Ниһаять, спектакльнең премьера көне дә билгеле булды – ул 7, 8 һәм 20 апрель көннәрендә күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә һәм театрның рәсми сайтында репетиция фоторәсемнәре дә урнаштырылган.

Спектакльне театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куя, рәссамы – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш – Фоат Әбүбакиров. Әлеге спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнулина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Наил Дунаев, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова һәм театрның яшь артисты Алинә Мөдәрисова катнаша.

“Ак калфагым төшердем кулдан” пьесасы 1990 елда язылган. Жанрын автор Халык драмасы дип билгеләгән. Бу Илдар Юзеевның биштомлыгына кергән пьесаларының иң соңгысы. Драма 1991 елда Башкорт дәүләт академия театрында Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Исрафилов тарафыннан куелган булган.

Илдар Юзеев – танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Аның пьесалары шигърилеге һәм романтик пафосы белән аерылып тора. Иң күп куелган пьесасы – “Сандугачлар килгән безгә” моңсу комедиясе. Илдар Юзеевның күп әсәрләре режиссер Равил Тумашевның иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә К.Тинчурин сәхнәсендә куела. Соңгы елларда Г.Кариев исемендәге яшьләр театры аның “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” спектаклен сәхнәләштерде. 
 

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар