Логотип
Яңалыклар

К. Тинчурин театры яңа сезонын ача

7 сентябрь көнне К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонын ача. Бу кичне тамашачыларга узган сезонның премьерасы — «Эх, алмагачлары!» спектакле тәкъдим ителәчәк.
Пьесаның авторы — Шамил Фәрхетдинов, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Рәшит Заһидуллин. Комедиядә Наил Шәйхетдинов, Сәлим Мифтахов, Нуретдин Нәҗмиев, Ләлә Миңнуллина, Әлфия Хәсәнова, Зөләйха Хәкимҗанова, Люция Галләмова, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина, Илгизәр Хәсәнов, Гүзәл Гарәпшина, Илфак Хафизов, Лилия Мәхмүтова, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаров, Ирек Хафизов, Камилә Галиева кебек танылган артистлар уйный.

2 сәгать 20 минут дәвам иткән спектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/01/113013/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар