Логотип
Яңалыклар

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Истәлек тактасының авторы – сынчы Рөстәм Габбасов. Халыкның яраткан артистлары үзләре эшләгән театрдан ерак та түгел – Жуковский урамындагы 9 нчы йортта яшәделәр. Алар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин театрына багышладылар. Татар халкының легендар артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар Ясминә һәм Малик («Кыр казлары артыннан»), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Койтым бикә һәм Күрән би («Итил суы ака торур»), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош»), Шәмсекамәр («Шәмсекамәр»), Зәмзәмбану («Ташкыннар»), Ана («Әниемнең ак күлмәге») һәм башка күп кенә халык мәхәббәтен яулаган образлар тудырдылар.

Тантанада Казан мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, танылган сәхнә йолдызлары, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның ижатын яратучылар, якыннары, сәхнәдәшләре, якташлары катнашты. Чыгыш ясаучылар матур хатирәләр белән уртаклаштылар, мәрхүмнәрне җылы сүзләр белән искә алдылар.

Гаилә династиясен бүгенге көндә кызлары Лилия Мәхмүтова белән кияүләре Ренат Шәмсетдинов дәвам итә.

Исламия Мәхмүтова Әлки районы Югары Әлки авылында туа. Театрда 1963–2019 елларда эшли. 1991–1992 елларда исә театрның сәнгать җитәкчесе була. 55 ел иҗат дәверендә ул бихисап образлар тудыра. Режиссер буларак, Данил Салиховның «Яшьлек хатам, йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» әсәрләрен сәхнәләштерә. Бүген дә театр сәхнәсендә гөрләп барган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде» һәм «Син бит минем бергенәм» пьесаларын яза. Б. Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен татарчага тәрҗемә итә, телефильмнарда катнаша. Шул ук вакытта татар җырларын оста башкаручы булып таныла.

Хәлил Мәхмүтов Мамадыш районы Катмыш авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Театрда ул Флориндо («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К. Гольдони), Бенедикт («Юктан чыккан гауга», В. Шекспир) кебек классик рольләрне югары осталык белән башкара. Эшче-машинист Нил («Мещаннар», М. Горький) роле өчен Хәлил Мәхмүтов Бөтенсоюз яшь актерлар смотрында диплом белән бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар