Логотип
Яңалыклар

Иске биналарга – яңа тормыш. Казанга архитекторлар җыела

Бүген, 22 майда, Казан Кремлендә икенче бөтенроссия «Архитектура мирасы» фестивале ачыла. Аның беренчесе узган ел Мәскәүдә – «Манеж» залында узган иде. Быелдан исә фестивальне регионнарда уздырырга булганнар. Татарстанны – Казанны сайлаулары юкка түгел. Беренчедән, Казан үзе дә бик борынгы һәм бик матур шәһәр, икенчедән, архитектура мирасын саклауга бездә зур көч куела, дип белдерде чараны оештыручылар.

Фестиваль биш смотр-конкурс форматында узачак. Аларда Россинең 30 субъектыннан 435 кеше катнаша. Катнашучыларның эшләре белән Казан Кремлендәге стендлардан танышып була.

Өч көн дәвамында, фестиваль нәкъ шуның кадәр дәвам итә, төрле семинарлар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, балалар өчен мастер-класслар, концерт номерлары тәкъдим ителә. Тайницкая манарасында «Кремль авазлары» дип аталган күргәзмә оештырыла. Бу бик кызыклы күргәзмә – авазлар күргәзмәсе.

«Форум» мәйданчыгында кунаклар Санкт-Петербург, Самара шәһәрләренең мәдәни мирас объектларын саклау тәҗрибәсе турындагы лекцияне тыңлый алалар.

Конференцияләр залында «Невская палитра», «Мягкий Бластинг», «Сталкер», «Рождественка» компанияләренең эшләре белән танышу мөмкинлеге бар.

Ә фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары Казан Кремленең Хөкүмәт Корпусында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар