Логотип
Яңалыклар

Ирек Шәрипов: Чуваш, мари, удмурты да Тукай өчен тавыш бирәчәгенә шигем юк

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов чуваш, мари, удмуртлар да “Казан” аэропортына Габдулла Тукай өчен тавыш бирәчәгендә шикләнми. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Гомумән алганда, исеменә тимәскә иде дип саныйм, чөнки татарстанлылар, гомумән Россия халкы өчен дә “Казан” халыкара аэропорты дигән исемнән дә матур исем юктыр кебек тоела. Ә исем бирү хәрәкәте килеп чыккан икән, Тукай исемен, әлбәттә, хуплыйм”, - диде Ирек Шәрипов.
Аның фикеренчә, һәр аэропортның исеме төбәкнең, җирле халыкларның үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш. “Әйтик, Казанга килүче кешеләр өчен Габдулла Тукай аэропортында мәгълүмат стендлары булырга, гомумән, аэропортка ни өчен нәкъ менә Тукай исеме бирелгәне аңлашылырга тиеш”, – ди ул.
“Бу исемнәрне җирле халык үзе тәкъдим итеп, үзе расларга тиеш, чөнки Тукай безнең өчен кадерле. Татарстан Республикасында яшәүче татарлар өчен генә түгел, руслар да аның биографиясен, иҗатын белә. Чуваш, мари, удмурты да тоткан урынын белә. Алар Тукай өчен тавыш бирәчәгенә минем бер шигем дә юк”, - диде Ирек Шәрипов.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175534/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар