Логотип
Яңалыклар

Иннополиста балалар бакчасы һәм университет карамагындагы халыкара мәктәп ачылды

Иннополиста 225 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм «Иннополис» университеты карамагындагы халыкара мәктәп ачылды.
Социаль әһәмияткә ия яңа объектлар ачылуын Иннополис мэры Егор Иванов шәһәр үсеше тарихындагы әһәмиятле вакыйга дип атады. «Гаиләләр яши башлагач, шәһәрдә чын мәгънәсендә тормыш кайнаячак. Димәк, биредә эш урыннары гына түгел, балалар өчен инфраструктура да пәйда булырга тиеш. Иннополиста хәзер үк гаиләләр күп, Россия төбәкләреннән дә, шулай ук чит илләрдән дә, - диде ул. Британия белем бирү системасы  буенча эшләячәк әлеге уникаль балалар бакчасы төзүчеләр, укытучылар, республика җитәкчеләре, шәхсән Рөстәм Миңнехановның зур хезмәте нәтиҗәсе».

Е.Иванов сүзләренчә, хәзерге вакытта шәһәрдә көн дәвамында 800 кеше була, аларның 250се бирегә даими рәвештә эшкә килә һәм 500дән артыгы шәһәрдә даими яши. «Иннополиста балалар саны - 100гә якын. Өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар бик күп. Хәзерге инфраструктура шәһәрдә 5 мең кеше гомер кичерүне күздә тота», - дип билгеләп үтте ул.

Балалар бакчасын тантаналы ачу вакытында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, балалар белән эшләү өчен Alabuga International School халыкара мәктәбеннән профессиональ белгечләр җәлеп ителгән. «Без югары планка куйдык. Яңа балалар бакчасы һәм мәктәп иң заманча таләпләргә туры килә. Безгә аларның иң югары дәрәҗәдә булулары мөһим. Кешеләр балалары яхшы белем алсын өчен, Иннополиска күчеп килергә омтылачак. Бу объектлар, шул исәптән университет та, магнит  булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.

«Иннополис» халыкара мәктәбе кураторы Дэвид О’Брайн үзенең сәламләү чыгышынла Рөстәм Миңнехановка ярдәм иткән һәм Татарстанда белем бирү мәсьәләсенә җитди игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан халыкара компанияләр инвестицияләре өчен җәлеп итүчән урын булып тора. Биредә инвесторлар үзләренең хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм балалары өчен халыкара белем бирү мөмкинлеген дә таба ала», - дип белдерде ул.

Журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләгәнчә, балалар бакчасы мәйданы 5,6 мең квадрат метрны тәшкил итә, хәзергә анда 16 бала йөриячәк. «Бүгенге көндә шәһәрдә тормыш кайный, эшләр бара, махсус икътисади зонаның беренче күзәтүчеләр советы үткәрелде. Тиздән РФ Икътисади үсеш министрлыгы беренче биш резидентны хуплар дип өметләнәбез», - диде министр.

«Иннополис» халыкара мәктәбе мөдире Марина Кутьева сүзләренчә, 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар башлангыч дәрәҗә Британия программасы буенча  укытылачак. шулай ук физик үсешкә дә зур игътибар биреләчәк, балалар бакчасында спорт залы һәм бассейн да бар. «Дәресләр инглиз телендә алып барылачак, шуңа да балалар кыска вакыт эчендә телне аңлый башлаячак. Белем бирү программасы 9дан 15 сәгатькә кадәр инглиз телендә үткәреләчәк, 15 сәгатьтән соң рус телендә өстәмә программа каралган. Татар теле дә укытылачак. Әмма төп аралашу инглиз телендә булачак», - дип өстәде ул. Балалар бакчасына 3-4 яшьлек 13 бала йөри, калганнарына 5-6 яшь.

Аерым алганда, бу «Иннополис» проектын төзү өстендә эшләүче хезмәткәрләр һәм махсус икътисади зона резидентлары балалары. Шәһәр территориясендә теркәлгән кешеләр һәм компания хезмәткәрләре өчен балалар бакчасында һәм мәктәптә укыту бушлай булачак. Шул ук вакытта, Егор Иванов сүзләренчә, мәктәп һәм балалар бакчасы башкалар өчен дә ачык, әмма бу очракта аена 20 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

Бүген «Иннополис» кармагындагы халыкара мәктәптә 31 бала укый башлады. Ел азагына кадәр укучылар саны ике тапкыр артыр дип ниятләнә. Укытучылар сайлап алу буенча конкурста бер урынга җиде кеше булган, бу 17 югары класслы белгечне сайлап алырга мөмкинлек биргән. Мәктәптә атнасына 5 көн укыйлар. 

Тиздән Инополиста 450 урынга исәпләнгән тагын 1 мәктәп, балалар бакчасы, зур медицина үзәге һәм башка объектлар пәйда булырга тиеш.                      
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/01/113032/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар