Логотип
Яңалыклар

Илфак миңа рәнҗеп китмәгәндер дип уйлыйм... Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһапов турында интервью

Илфак Шиһаповның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова Интертат.ру электрон газетасы өчен интервьюсы аша татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Илфак Шиһаповның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова Интертат.ру электрон газетасы өчен интервьюсы аша татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. Шулай ук Илсөя Илфак белән иҗади дуэтлары, үзара мөнәсәбәтләре турында да сөйләде.

– Миңа инде социаль челтәрләрдәге мәгълүматларны җиткерә башладылар, үземнең интернетта утырырга кәефем юк, – дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова. – Төрле версияләр бар. Мин сезнең аша рәсми рәвештә хәбәр итәм,  Илфак үз фатирында, караватында ятып үлгән. Бернинди дә ямьсез күренеш түгел, мин үзем күрдем. Бик күп ямьсез мәгълүматлар булды, минем турында да әллә нәрсәләр сөйлиләр. Дөресен әйткәндә, бик авыр. Шаккаткыч, кеше белер-белмәс сөйли, бала турында да, кешенең күңеле турында да уйламыйлар. Болай да бик авыр. Илфак минем иң якын кешеләремнең берсе булды, мин бервакытта да аның турында начар әйбер әйтмәдем, кешеләрдән дә әйттермәдем, Илфак Илфак инде ул.

– Илсөя, Сез үзегез аның үлгәнен ничек белдегез, кем хәбәр итте?

– Миңа Гөлнара Сабирова хәбәр итте. Ул көнне телевидениедә эфирда булырга тиеш идем, әзерләнеп ята торган вакыт иде. Хәбәр иттеләр, ташлап чыгып киттем.

– Балагызга кайчан әйттегез?

– Укулары бетү сәбәпле, бала өйдә йоклап калган иде. Мин бардым, фатирында әзрәк булдым да, бу хәзер уянып, интернеттан кереп укыр, миннән белсен дип, кайтып киттем. Үзем әйттем.

– Ул ничек кабул итте?

– Башта бик авыр кабул итте. Ул зур бит, 14 яшен тутыра торган бала. Авыр инде, бөтенебезгә дә авыр. Күмәргә малай белән авылга кайттык.

– Илфак мөселманча җирләндеме?

– Әйе, мөселманча, бик матур итеп җирләнде. Оештыру бик әйбәт иде, халык бик күп килгән иде. Ул кайчандыр ярдәм иткән, сәхнәгә чыгарган артистлар чынлап та бик күп, бөтенесе дә бар иде. Бик киңкырылы шәхес иде бит инде ул – шигырь дә, җыр да, пьесалар да язды,.. бөтен җирдә Илфак иде. Нинди өлкәгә кысылма, бөтен җирдә әз-әз генә. Коллегалары, дуслары килгәннәр иде.

– Илсөя, аны Казанда да озатырга бик күп кеше килде, сез аның шул дәрәҗәдә популяр икәнен белә идегезме?

– Ничек белмим инде, Алсу, ничек белмим инде?

– Ул бит сәхнәдә чыгыш ясаучы түгел, ни сәбәпле шул кадәрле популяр иде ул, ничек уйлыйсыз?

– Мин шуңа күрә әйтәм бит: ул – бөтен җирдә иде. Ул бөтенесе белән шәхсән таныш, ул бик аралаша торган кеше иде. Тегендә дә Илфак, монда да Илфак, бөтен җирдә. Ул моны үзе яратмады: “Минем турыда әйтмәгез әле, сөйләмәгез әле", – ди иде, шундый гадәте бар иде аның. Үзенә күрә тыйнак та иде, шундыйрак иде. Эшләгән дәвердә ничә тапкыр әйттем аңа: “Әйдә дуэт җырлыйк”, – дип, “Юк сәхнәгә чыкмыйм”, – дип әйтә иде.

– Илсөя, ул китәр алдыннан берничә көн кала ВКонтактеда постлар язган бит. Аны хәзер күреп язалар, алар тормыш белән хушлашкан кебек постлар. "Моны күрсәм, аның кешелеккә нәрсәдер әйтергә теләвен күргән булсам, ярдәм итәргә тырышыр идем", дип әйтәләр, аңа ярдәм итеп булыр идеме, ничек уйлыйсыз?

– Алсу, беләсеңме ничек дип әйтәм? Бөтен кешедә тел сөяксез, монда әллә нәрсәләр сөйлиләр. Бәлки тормышында ниндидер ялгыш адымнары да булгандыр, ялгыш әйткән сүзләре дә, бәлки, булгандыр. Ул миндә дә бар, бөтенебездә дә бар андый нәрсәләр, бөтенебез күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар идек. Мин инде аерылган, Илфак белән ике ел бергә тормыйбыз, әмма барыбер хәбәрдар – монда болай дип әйткән, тегендә болай дип әйткән. Ләкин шулай булса да, берсе дә ярдәм итмәгән. Ярдәм итеп булмаган да булыр иде бәлки. Бүтән төрле кеше ул, ул бүтән планета. Бер үк вакытта бөтен дөнья белән аралаша торган һәм шул ук вакытта беркемне дә үзенең янына якын китерми торган кеше. Ул бөтен җирдә һәм беркайда да түгел.

 

 

– Аңа ярдәм итеп булыр иде дип уйлыйсызмы соң?

– Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Чынлап, ничек җавап бирергә белмим.

 

– Аның бик талантлы кеше икәнен беләбез һәм талантлы кешеләр күп нәрсәләрне бик авыр кабул итәләр. Сүз күтәрмиләр, гаепләүләрне күтәрмиләр. Татар халкы шул рәвешле бик күп талантлы улларын-кызларын югалта бара. Татар халкы талантларын сакласын өчен нәрсә дип әйтер идегез?

– Гомумән талантлы кеше, иҗат кешесенә бүтән күзлектән карарга кирәк. Аның белән яшәгәндә үзенә дә әйтә торган идем: “Илфак, синең белән яшәве шуның кадәрле авыр, ләкин синнән башка мөмкин түгел кебек”, – дип. Андый кешеләргә, иҗат кешләренә бүтән төрле карарга кирәк. Әйе, алар сәер, сәер кеше чынлап та. Ул минут башында бер төрле булырга мөмкин, шул ук минутның азагында икенче төрле. Ул шуның белән тәмле дә.

 

– Илсөя, сез, сезнең иҗади дуэт бик уңышлы проект булдыгыз. Бу уңышның серен нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Бәлки, ниндидер симбиоз килеп чыккандыр. Илфак беренче җырын миңа язды. “Күңел” дигән җырын миңа багышлап язды. Багышлап түгел, без танышканнан соң язылган җыр, аңа кадәр язганы булмаган. Аннан соң башка җырлары китте – “Сәер кеше”, “Ялгыш язмыш” һәм башкалар. Ә мин Илфак белән күрешкәнче бүтән төрле җырлар җырлап йөри идем. Әле башта көлешә идек, “Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?” – дип... Тавышка туры килгәндер ул җырлар. Бер-беребезне аңлап, 13 ел буе бик матур яшәдек. Ул – “әнисе” дип, мин – “әтисе” дип дәшә идем.

 

– Сезнең дуэтка күз тигән дип уйламыйсызмы?

– Бәлки, булгандыр да.

 

– Илсөя, гафу итегез инде, хәзер бу хакта хезмәттәшләре дә, аны күргән кешеләр дә бик каты эчте дип язалар, бу дөрес сүзме?

 

– Мин Илфак турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм.

 

– Сез эчкән кешене туктатып була дип уйлыйсызмы?

– Үзе теләгән очракта буладыр дип уйлыйм.

 

– Башка очракта ничектер ярдәм итеп буламы?

– Ни дип әйтергә белмим. Илфак эчә торган кеше дип әйтергә телем әйләнми. Минем Илфакка бернинди үпкәм булмады. Илфак та миңа рәнҗеп китмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки хәзер дуслары белән аралашабыз, ул минем турында бик матур сүзләр әйткән булган. Без аның белән соңгы арада күп аралашмадык. Аның да бер утырып сөйләшәсе иде дигән әйбер күңелендә булган, минем дә күңелдә утырып бер сөйләшәсе иде Илфак белән тәмләп, дигән әйбер калды. Чөнки ул миннән унөч яшькә олы иде. Әтием урынына да, ирем урынына да, абыем урынына да ул иде, ул минем галәмем иде, минем бөтен нәрсә Илфак белән бәйле иде. Әлбәттә, аерылганнан соң авыр момент булган саен, сынган саен Илфактан ярдәм сорыйсы килә, Илфак нәрсә эшли икән дип уйлыйсың, ә кайбер вакытларда аңа зарланасы килә. Чөнки минем бүтән андый кешем юк. Беренче мәлне бик авыр булды, елап, тыңла әле мине, шулайрак бит дип үзе турында үзенә зарланасы килә иде. Шундый моментлар да булды. Вакыт үткәч, тынычлана бит инде кеше күпмедер дәрәҗәдә.

 

– Сезне аралашып яшәүдән нәрсә тотып торды, горурлыкмы?

– Белмим, аралышмый башладык та, бетте шуның белән. Кешене бит гомерлек дип уйлыйсың. Минем дә күңелдә бар иде. Күпмедер вакыт үтәр дә, бөтен нәрсә дә тынычланып бетәр дә, утырып сөйләшербез әле Илфак белән дип уйлый идем. “Күрешербез әле”, – дигән булган ул дусларына. “Сәлам әйтегез әле, бер күрешеп сөйләшербез әле”, – дип әйткән булган, аның да күңелендә булган, өлгермәдек.

 

– Аның үзенең сезнең белән хәбәрләшкәне булмадымы соңгы арада?

– Юк, соңгы арада аралашмадык.

 

– Әгәр дә болай буласын белсәгез, нәрсә дә булса үзгәртер идегезме?

– Ә нәрсә үзгәртеп була соң? Мин бит начар карашта булмадым бервакытта да, аралашырга риза идем.

 

– Әйтегез әле Илсөя, сезгә иҗатта Илфаксыз авырмы?

– Авыр.

 

– Нәрсәдә ул авырлык?

 

– Авыр, унөч ел гел аңлашып яшәгән тандем бит инде ул. Ул ярты сүзне әйтсә, мин дәвам итеп бетерә идем инде. Ул ниндидер башка сыймаслык аңлашу иде. Аннан соң, әлбәттә, авыр. Миңа аның җырлары, киңәшләре җитми. Шул ук вакытта мин туктап та кала алмыйм, минем бит кулымда балам бар, яшәргә кирәк. Яңа программага биш-алты яңа җыр язылганнан соң, Илфак белән көз көне күрештек. Мин аңа җырларны тыңлаттым, ничек булган, дим. “О, син молодец”, – дип, көлешеп утырдык. “Син көләсеңдер инде”, – дим. “Юк, көлмим”, – ди. “Әйдә, төзәтеп җибәр әле”, – дим. “Илсөя, билләһи, төзәтер җире юк, бар җире дә әйбәт булган”, – диде.

 

– Сез бит инде аерылышкач та аралашкансыз дигән сүз, кайчан аралашудан туктадыгыз һәм моның сәбәбе нидә?

– Соңы тапкыр көзен аралаштык бугай инде.

 

– Ә нишләп туктадыгыз?

– Белмим, ул миңа шалтыратмагандыр, мин аңа шалтыратмаганмындыр.

 

– Илсөя, ә Илфакның сездән соң булган проектларын күзәтеп тордыгызмы?

– Махсус дип әйтә алмыйм, барыбер күзгә чалына ич инде ул.

 

– Үзенең җырлый башлавын ничек кабул иттегез?

– Мин гомер буена, танышканнан бирле, “Синең тавышың матур, җырла әле Илфак”, – дип әйттем. “Әйдә икәү җырлыйк әле”, – дидем. Вакыты җиткәндер инде, күрәсең, җырларга җөръәт иткән инде.

 

– Илсөя, сезнең Илфакны белүчеләргә, аның иҗатын күзәтеп баручыларга, гомумән, укучыларга әйтер сүзегез бармы?

– Әйе, мин сезнең аша мөрәҗәгать итәргә телим. Гайбәт сөйли торган кешеләргә әйтәсем килә. Кирәкми. Болай да авыр, белер-белмәс теләсә нәрсә язарга кирәкми, чөнки туганнары, балалары бар. Кулда – унөч яшьлек малай, әле сабый ул. Белер-белмәс мәгълүмат язарга кирәкми. Интернет шуның хәтле зәһәр нәрсә. Миңа килеп-килеп әйттеләр, менә мондый, тегенди сөйлиләр икән дип. Мин артист булгач, гайбәтләргә елмаеп карарга өйрәнгән инде. Ләкин бала бар кулда, сак кылансыннар иде инде. Үз күзләре белән күрмәгән, ситуацияне белмиләр, аңламыйлар. Кирәкми язарга, эчләреннән уйласыннар, сүксеннәр, сөйләшсеннәр, әмма дөрес түгел мәгълүмат таратырга кирәкми. Мин моны Илфакның якты истәлеген саклап калыр өчен сорыйм. Илфак ул – Илфак. Илфак Шиһапов исеме бервакытта да бетмәячәк. Аның 200дән артык җыры калды, 20ләп чыгарылган дискы бар. Аның ничә язылган китабы бар. Тарихи китаплары, юмористик китаплары бар. Аның әле бүгенге көндә дә куела торган спектакльләре, сәхнә әсәрләре бар, концертларга язган сценарийлары бар. Илфак ул – Илфак. Аңа сүз дәшәргә кирәкми. Аның якты рухы хакына булса да гайбәтләрдән тыелсыннар иде. Минем өчен ул иң кадерле кеше. Миңа бик авыр.

 

– Илсөя, бик зур рәхмәт. Коллектив исеменнән, шәхси исемемнән авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

чыганак:
http://intertat.ru/tt/society-tt
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар