Логотип
Яңалыклар

​«Илһам Шакиров китте. Илһам калды»


 

Бүген, җомга көнне, татар халкы Илһам Шакиров белән хушлашты. Илһам аганы соңгы юлга озату мәрәсиме Опера һәм балет театрында булды.  

Җырчының кабере Яңа бистә зиратының Үзәк юлында, Миркасыйм Госманов, Мирза Мәхмүтов, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин белән янәшә булды.  

 

Халык яраткан улы белән бүген иртәнге 9.00 дән хушлаша башлады. Театрда аның җырлары яңгырап торды. Мәрәсим вакытында бәхилләшү сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ һәм ТР ның халык артистлары  Зилә Сөнгатуллина һәм Ренат Таҗетдинов, РФнең халык артисты Анатолий Шутиков, РФнең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов әйтте. Рәсми  өлешне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.  

 

Рөстәм Миңнеханов хушлашу сүзендә Илһам аганың исемен мәңгеләштерү буенча эшләр эшләнәчәген, яңа төзелгән Концертлар залына Илһам Шакиров исеме биреләчәген әйтте.  

Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдыру тәкъдимен әйтте. 

   

Хөрмәтле ватандашлар, дин кардәшләребез! Замандашыбыз Илһам Шакировның арадан китүе барыбыз өчен дә зур югалту. Минем үкенү сүзләре әйтәсе килми. Язмыштан – узмыш юк, ул Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен халкыбызга хезмәт итүдә тулысынча бирде. Ул чын мәгънәсендә бөек эшләр башкарды. 

           Илһам Шакиров барыбызның да күңелендә зур мирас калдырды. Барыбыз исеменнән дә әйтәсе килә: без Илһам Шакировны тирән хөрмәт белән, онытылмаслык итеп, чын йөрәктән, зур рәхмәтләр белән озатырга тиеш булабыз. Урыны оҗмахта булсын!  

            Уйлап карасаң, Илһамның тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, халкыбызның гасырлардан килгән иҗаты халкыбызга җиткерелде. Бу бит зур гаять зур хезмәт! “Кара урман”, “Тәфтиләү”...  

 

            Мондый югалтулар вакытында уйланабыз инде. Без тарихи мирасны торгызу буенча да зур эшләр башкардык. Зур шәхесләребезнең йөз еллык юбилейлары җитә. Сәнгатьнең кайсы гына өлкәсендә булмасын, без бу эшләрне дә матур итеп оештырырга тиеш. Галимнәрне дә җәлеп итеп, шәхесләребезне өйрәнеп, әзерләнеп, халкыбызга җиткерү – безнең бурыч. Без аны булдырабыз, без аннан байыйбыз гына. Иң мөһиме:  буыннан-буынга тапшырыла торган эзлекле эш алып җарырга кирәк, - диде Минтимер Шәймиев шәхесләребезне кадерләү кирәклегенә басым ясап. - “Илһам Шакиров китте. Илһам калды!” дип тәмамлады ул сүзен.  

              

 Хушлашу мәрәсиме ахырында Илһам Шакировның “Мәңгелеккә китеп барам” җыры яңгырады. Бу җырның Илһам абый 1989 елда Габделхак Игебаев сүзләренә үзе язган булган.  


Айлы көннәрдә (Илһам Шакиров турында Аяз Гыйләҗев уйланулары)

Илһам Шакировка гашыйк идек!

Илһам Шакиров турында 10 кызыклы факт

Илдә Илһам җырлый

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар