Логотип
Яңалыклар

Игорь Востриков «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кинотеатр ишеген кем ябуы хакында сөйләде

Кемерово сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең гомере өзелде, шуларның күпчелеге – балалар.
 

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында хатынын, сеңлесен һәм өч баласын югалткан Игорь Востриков кинотеатр ишеген чынлыкта кем ябуы хакында сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Ул социаль челтәрдән файдаланучыларга үзенә һәм берничә туганына кинотеатр ишеге янында урнаштырылган видеокамера язмаларын карарга рөхсәт итүләрен әйтте. Аннан күренгәнчә, янгын чыккан мизгелдә ишекләр ачык булган. Кешеләр коткаручыларның ярдәмгә килгәнен көтеп, сәүдә үзәге бинасыннан чыгарга ашыкмагандыр, күрәсең.

Кадрларда бер кешенең кинотеатрдан чыгып, ишекне ябып куюы күренә. Ир-ат залга төтен кермәсен өчен шулай эшләгәндер, мөгаен. Әмма аның бу нияте зыян гына сала – залдагы барлык тамашачылар да һәлак була.
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар