Логотип
Яңалыклар

Җиңү диктанты офлайн мәйданчыкларда узды

Бүген   «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында  тарихи диктант яздылар. Анда теләгән һәр кеше катнаша алырга тиеш иде. 

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында  тарихи диктант яздылар. Анда теләгән һәр кеше катнаша алырга тиеш иде. 
Җиңү диктанты ил күләмендә мөһим чара булып тора. Ул ил халкының белемен тикшерүгә генә кайтып калмый.  Аның төп максаты – Россия халкын берләштерү.  Илнең иминлеге  бердәмлеккә, үз тамырларыбызны хөрмәт итүдә, бер-беребезгә ышануга да бәйле. Җиңү диктанты нәкъ менә шуны күздә тотып уздырыла, ди оештыручылар. 
Җиңү диктанты  Икенче Бөтендөнья Ватан сугышындагы вакыйгаларга багышланган  халыкара акция. Ул 2019  елдан бирле үткәрелә. Быел әлеге акциягә онлайн да, оффлайн да кушылырга мөмкин иде. Татарстанлылар үз белемнәрен 160 мәйданчыкта тикшерде. 
 Диктант тест формасында узды. Ул Бөек Ватан сугышына бәйле 25 сораудан гыйбарәт иде. Алдагы елларда сораулар  хәрби бәрелешләргә генә түгел, ә шул чорны күрсәткән кинофильмнарга, язучы-шагыйрь әсәрләренә, аерым бер геройларга да кагылышлы иде.  


«Җиңү диктанты»нда иң күп балл җыючыларны Мәскәүдә үтүче Җиңү парадына чакырачаклар.


Диктант язуда катнашу өчен үзеңә уңайлы урынны сайлап, Җиңү диктанты нокта РФ сайтында теркәлергә кирәк иде. Әмма сайтт аша Җиңү диктантын узып булмады, чөнки сайт эшләмщде. Моны интернет челтәрләрендә сайтка артык күп кеше теркәлү, шунлыктан серверлар эштән чыгу белән аңлаттылар.


 Узган елларда бу акция үткән көнне әлеге сайтка һөҗүмнәр дә булган иде. 
Фото: agryz-rt.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар