Логотип
Яңалыклар

Фәрит Бикчәнтәев: “Театрларга милли кадрлар кирәк”

Бүген Халыкара театр көне уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында республиканың театр әһелләре театр елына планнары белән уртаклашты, шулай ук һөнәри проблемалары турында сөйләде. 

Сөйләшүне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев башлады, һәм ул театрның төп проблемасы – милли кадрлар җитмәү дип атады. 

Конференциядә Камал театрының директоры Ильфир Якупов, Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, Казанның Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, Чаллының “Мастеровые” рус драма театры директоры Армандо Луиджиевич катнашты. 



Катнашучыларның әйтүләренә караганда, республикада театраль тормыш кайнап тора. Славусткий: “Без кайбер Мәскәү коллегаларыбыз уйлаганча, исән калу өчен көрәшмибез, без яшибез”, – дип ассызыклады. Әмма Казанда театр артистларын укыту проблемасы хәл ителмәсә, бу вазгыять кискенләшәчәк, чөнки артистларны Мәскәүдә укыту практикасын куллана башласак, аларның безгә кайтмавы бик ихтимал, дигән фикер белдерде алар. 



Бу җәһәттән, театр әһелләре республика җитәкчелегенең аңлавына ышана.  Шул ук вакытта кул кушырып утыруны да дөрес дип санамый. Мәсәлән, Камал театры быел узачак “Нәүрүз” фестивале кысаларында студентларның театраль студияләреннән “Нәүрүз school” оештырылачак. Казанга Кытай, Венгрия, Якутия, Башкортстан (алга таба география тагын да киңәергә мөмкин) студентлары килеп, алар үзләренең милли театрлары турында тәҗрибә, фикер алышачак. 

Бүген Казанда  «Тантана» республика театр премиясе дә тапшырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар