Логотип
Яңалыклар

​Фәрит Бикчәнтәев Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты исеменә лаек булды

Г.Камал театрның баш режиссерына әлеге исем театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелде.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев "Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" 22 нче Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булды. Бу хакта “Татар-информ”га театрның матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Фәрит Бикчәнтәев: тамашачыны тәрбияләргә түгел, ә бозмаска кирәк

Премиянең лауреатлары исемлегенә шулай ук Мариинский театр генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Евгений Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок, Россиянең халык артисткасы Алла Демидова һәм башкалар кергән.

Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә булдырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Һәрбер лауреатка Чехов акчарлагы һәм Станиславский факсимилесы төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә. Премиянең барлыкка килүеннән алып аңа 180нән артык Россия һәм чит ил театры эшлеклеләре ия булды.

Премияне тапшыру тантанасы алдыннан 2004 елдан алып Мәскәү шәһәре хөкүмәте һәм башкаланың мәдәният департаменты ярдәмендә оештырылган "Сезон Станиславского" дип исемләнгән фестиваль уза.

Быелгы смотр Россиянең башкаласында 8 ноябрьдән алып 10 декабрьга кадәр үткәреләчәк. XXII Халыкара Станиславский исемендәге премияне тапшыру тантанасы 2018 елда уза һәм Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышлана. 

Мөршидә Кыямова.
Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар