Логотип
Яңалыклар

“Эльвира Игнатьева батырларча һәлак булды”

Эльвира Игнатьева Казанда туып үсә. Аңа 26 яшь булган. Ул тавыш ишетеп коридорга чыга, җинаятьче Ильназ Галәвиев яшь укытучыга шунда ук утлы коралын төбәп, юк итә. Тәлгать Гомәров – Эльвира Игнатьеваның әнисенең абыйсы. Ул аны чибәр, көләч йөзле булуы белән исендә калдырган.


Эльвира Игнатьева Казанда туып-үсә. Аңа 26 яшь булган. Ул тавыш ишетеп коридорга чыга, җинаятьче Ильназ Галәвиев яшь укытучыга шунда ук утлы коралын төбәп, юк итә. Тәлгать Гомәров – Эльвира Игнатьеваның әнисенең абыйсы. Ул аны чибәр, көләч йөзле булуы белән исендә калдырган.


– Эльвира балаларны гәүдәсе белән каплый. Җинаятьче баштан аны, соңыннан кабинетка үтеп кереп, сигезенче сыйныф балаларын атып үтерә. Коточкыч атыш булуы турында туганнарыбыз шалтыратып хәбәр итте. Эльвира кая да булса кача алгандыр дип уйладык. Аннан соңбертуган абыйсы Айнур моргка барды, мәетен танып алды.
Эльвира батырларча һәлак булды. Күрәчәк инде, нишләтсең. Кеше дөньяга туганда маңгаенда язмышы язылып куелган була, диләр. Язмыштан качып котылып булмый. Аллаһы Тәгалә кешегә гомер һәм үлем бирә. Дөньяда үлемсез кеше юк.
Эльвира КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын ике ел элек кызыл диплом белән тәмамлады.
2018 елда ул «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, грант алды. Балаларны ярата иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педагогика көллиятендә, соңыннан КФУда инглиз теле белгечлегенә укыды.
Фәрештә иде ул! “Балалар да аны ярата”, – ди коллегалары. Бик тырыш кыз иде. Өйләренә бара идем дә, Эльвираның дәресләр әзерләвен күрә идем, китаплар укып утыра иде. Чит телләрдән инглиз, гарәп телләрен белде, башка телләр белән дә кызыксынды.
Бу җинаятьчене “кеше” дип атарга телем дә алынмый. Балалар тугач ук смартфоннарда уйный башлый. Ә анда бар мәгълүмат ачык. Менә бәла кайда! Төрмәгә утыртсалар да, кеше үзгәрми бит. Илназ Галәвиев кебек кешеләр озак яшәми. Аңа Аллаһы Тәгалә җәзасын бирер.
«Самосырово» яңа мөселман зиратында 175 нче мәктәп укучылары – Илзия Нәгыймуллина (2006–2021), Әмир Шәйхетдинов (2006–2021) һәм Дамир Гайнетдинов (200– 2021), иске «Самосырово» зиратында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева җирләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар