Логотип
Яңалыклар

​Эльмира Кәлимуллина – төп рольдә

15 мартта Татарстанда Эльмира Кәлимуллинаның «Главная роль» («Төп роль») дигән концерт туры башланып китә.  Татарстанның атказанган артисты, «Голос» музыкаль проектының иң беренче җиңүчеләреннән булган җырчы инде икенче тапкыр шундый турга әзерләнгән. Республиканың мәдәният тормышында зур вакыйга буларак көтелгән бу чара Татарстан Республикасы Президенты, республиканың Мәдәният министрлыгы һәм «Барс-Медиа» компаниясе ярдәме белән узачак. Әлеге үзенчәлекле концертта туган илгә, татар мәдәниятенә мәхәббәт мотивлары яңгыраячак. Җырчы анда бөтен җаны, рухи дөньясы белән тамашачыга ачылыр дип көтелә. Бу аңлашыла да: нәкъ менә татар мәдәниятендә ул шәхес һәм музыкант буларак үсте бит. «Концертта яңгыраячак җырлар – фольклор һәм классика. Мин шуларда тәрбияләндем, алар мине җырчы буларак формалаштырды, – ди Эльмира Кәлимуллина. – Репертуардагы җырларымны төрле яшьтәгеләр дә рәхәтләнеп башкара, шул җырлар белән конкурс-фестивальләрдә катнаша». 

 Җырчы өчен фонограмма бөтенләй ят, ул «тере» тавышка җырлаячак. Андрей Руденко җитәкчелегендәге «Elmiracle» джаз-бэнды аңа булышачак. Чын музыка тарафдарлары коллективның классик джаз составын да, Мәскәү балет труппасын да яратып кабул итәр дип ышанабыз. Мондый аккомпанемент белән Эльмира сәхнәгә беренче тапкыр чыга. 

Эльмира Кәлимуллина 15 мартта Казанда «Пирамида» концерт-күңел ачу үзәгендә, 17 сендә – Чаллыда С. Садыйкова исемендәге Концертлар залында, 20 сендә – Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният йортында, 21 мартта туган шәһәрендә – Түбән Кама Халык иҗаты йортында төп рольдә булачак: яраткан тамашачылары өчен җырлаячак.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар