Логотип
Яңалыклар

«Ел хатын-кызы» – Түбән Камада

Бу шимбәдә Түбән Кама шәһәренең татар дәүләт драма театры көндездән үк гөрләп торды. Юк, яңа премьера түгел иде анда, ә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының Түбән Кама шәһәре буенча зона туры узды. 

Бу шимбәдә Түбән Кама шәһәренең татар дәүләт драма театры көндездән үк гөрләп торды. Юк, яңа премьера түгел иде анда, ә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының Түбән Кама шәһәре буенча зона туры узды. 
Сәхнәдә – унбер катнашучы. Тугыз номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Жюридагыларның барысының да игътибары шушы кыю ханымнар һәм егетләрдә. Жюри рәисе – Татарстан Республикасында профсоюзлар федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова әйтмешли, сәхнәгә чыгарга кыюлыгы җиткәннәрнең барысы да инде җиңүчеләр. 
Ә бит конкурска катнашу өчен чынлап та җитди әзерлек кирәк. Үзең турында, эшең турында видео-таныштыру да әзерләргә, сәхнә тутырырлык чыгышыңны да кайгыртырга... Катнашучыларның барысы да үз өлкәләрендә иң-иңнәре – һәр яктан үрнәк булырлыклары. 
Конкурс тәмам. Кызып-кызып бәхәсләшеп, фикер алышканнан соң, жюри җиңүчеләрне билгели. 
Менә алар, Түбән Кама шәһәре зона буенча «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы җиңүчеләре:
Тихонова Луиза һәм Котляр Динара – «Хатын-кыз лидер»;
Аитова Миңзөһрә – «Өлкән буын героинясы»;
Гатауллина Наталья һәм Әхәтова Лидия – «Хатын-кыз бизнес-леди»;
Әхмәтҗанова Нина – «Һөнәрем – язмышым»;
Галимҗанова Диләрә – «Хатын-кыз әни»
Закирова Роза – «Ел үрнәге»;
Әюпов Булат – «Олы йөрәкле ир-ат»;
Габидуллина Чулпан – «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинацияләрендә җиңү яуладылар. 
Алда – финал туры. Республикабыз буенча «Ел хатын-кызы», «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» исемнәренә кемнәрнең лаек булачагы әнә шул көнне ачыкланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар