Логотип
Яңалыклар

COVID–19. Яңа саннар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 65 яңа очрагы теркәлгән, 6 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кешедә авыруның җиңел формасы күзәтелә, алар өйдә дәвалана.  7 кеше – читтән кайтучы, калганнары  авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә авырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 65 яңа очрагы теркәлгән, 6 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кешедә авыруның җиңел формасы күзәтелә, алар өйдә дәвалана.  7 кеше – читтән кайтучы, калганнары  авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә авырган.

Яңа авыручыларның яшь буенча бүленеше:
18 яшькә кадәр – 8
18 дан 30 га кадәр – 12
30 дан 50 гә кадәр – 18
50 дән 60 ка кадәр – 12
60 тан 70 кә кадәр – 8
70 тән 80 гә кадәр – 4
80 нән 90 га кадәр – 3


Географиясе:

Казан – 21
Яр Чаллы – 6
Актаныш – 1
Алабуга – 5
Арча районы – 4
Әгерҗе – 1
Әтнә – 6
Балтач районы – 3
Нурлат – 1
Питрәч районы – 1
Сарман районы – 1
Теләче – 4
Тукай – 1 
Чистай районы – 4
Чүпрәле – 3
Яшел Үзән – 3

Барлыгы 78 кеше савыгып, өйләренә озатылган (бүген савыгучылар саны – 3).

27 апрельдә Чаллы хастаханәсендә 1950 елгы ир-ат вафат булган. 13 апрельдә аны Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсенә китергән булганнар. 15 апрельдә «2 нче санлы шәһәр хастаханәсе»нә күчерәләр. Диагнозы: «Яңа коронавирус инфекциясе COVID 19, авыр формасы. Больницадан читтәге ике яклы пневмония».  Ир кеше моңа кадәр үк тә йөрәк-кан тамырлары чире белән дә авырган. 23 апрельдә ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган булган. Экспертиза нәтиҗәсе диагнозны раслаган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 
Үзегезне саклагыз! Өйләрегездә калыгыз! 

Теги: коронавирус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар