Логотип
Яңалыклар

COVID–19. 86 яңа очрак

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус белән авыруның 10 581 очрагы теркәлгән.  Бөтен күзәтүләр барышында тәүлеклек антирекорд бу.


Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус белән авыруның 10 581 очрагы теркәлгән.  Бөтен күзәтүләр барышында тәүлеклек антирекорд бу. Татарстанда исә яңа авыручылар саны 86 кеше. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 65 кешедә авыруның җиңел формасы күзәтелә, алар өйдә дәвалана. 2 кеше – читтән кайтучы, 84 кеше авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә авырган.

Яңа авыручыларның яшь буенча бүленеше:
18 яшькә кадәр – 8
18 дан 30 га кадәр – 7
30 дан 50 гә кадәр – 26
50 дән 60 ка кадәр – 24
60 тан 70 кә кадәр – 12
70 тән 80 гә кадәр – 7
80 нән 90 га кадәр – 2
90 яшьтән өлкәнрәкләр – 0
Географиясе:
Казан – 42
Яр Чаллы – 11
Түбән Кама  районы  – 7
Алабуга районы – 1
Апас районы – 1
Арча районы – 2
Әгерҗе районы – 1
Әтнә районы – 1
Балтач районы – 1
Биектау районы – 2
Буа районы – 2
Лениногорск районы – 1
Питрәч районы – 2 
Саба районы – 6
Сарман районы – 2
Чистай районы – 1
Чиремшән районы – 1
Яшел үзән районы – 2


Барлыгы 145 кеше савыккан (тәүлеккә 15 кеше).
Үзегезне саклагыз! Өйләрегездә калыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар