Логотип
Яңалыклар

COVID–19. 105 яңа очрак

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 105  яңа очрагы теркәлгән, 31  кеше хастаханәгә озатылган.


Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 105  яңа очрагы теркәлгән, 31  кеше хастаханәгә озатылган, 74 кешедә авыруның җиңел формасы күзәтелә, алар амбулатор дәвалана.  1 кеше – читтән кайтучы, 101 кеше инфекцияне авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә йоктырган.
Яңа авыручыларның яшь буенча бүленеше:
18 яшькә кадәр – 1
18 дан 30 га кадәр – 18
30 дан 50 гә кадәр – 31
50 дән 60 ка кадәр – 24
60 тан 70 кә кадәр – 27
70 тән 80 гә кадәр – 4
80 нән 90 га кадәр – 0
90нан өлкәнрәк – 0

Географиясе:
Казан – 41
Яр Чаллы – 22
Алабуга районы – 4
Арча районы – 6
Әлмәт районы – 6
Балтач  районы – 1
Биектау районы – 2
Кукмара районы – 2
Лаеш районы – 1
Лениногорск районы – 1
Мамадыш районы – 4
Питрәч районы – 1
Саба районы – 1
Тәтеш районы – 1
Түбән Кама районы – 11
7 майга Татарстанда COVID-19 диагнозы 1415 кешегә куелган. Бүгенге көндә расланган диагноз белән хастаханәдә 375 кеше дәвалана, 6 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган. 
Барлыгы 252 кеше савыккан (бүгенге тәүлеккә 68 кеше).
Бүген савыккан кешеләр:
Казан – 65
Чаллы – 9
Түбән Кама – 6
Теләче районы – 6
Биектау районы – 4
Чүпрәле районы – 2
Лаеш районы – 2
Саба районы – 2
Арча, Кукмара, Питрәч, Частай районнарында – 1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар