Логотип
Яңалыклар

COVID–19. 102 яңа очрак

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 102 яңа очрагы теркәлгән,


Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 102 яңа очрагы теркәлгән, 10 кеше хастаханәгә озатылган, 92 кешедә авыруның җиңел формасы күзәтелә, алар өйдә дәвалана.  1 кеше – читтән кайтучы, 101 кеше инфекцияне авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә йоктырган.
Яңа авыручыларның яшь буенча бүленеше:
18 яшькә кадәр – 7
18 дан 30 га кадәр – 40
30 дан 50 гә кадәр – 23
50 дән 60 ка кадәр – 20
60 тан 70 кә кадәр – 9
70 тән 80 гә кадәр – 2
80 нән 90 га кадәр – 1
90нан өлкәнрәк – 0

Географиясе:
Казан – 75
Яр Чаллы – 1
Апас районы – 3
Арча районы – 2 
Биектау районы – 3
Буа районы – 3
Кукмара районы – 1
Лаеш районы – 2
Нурлат районы – 1
Питрәч районы – 1
Саба районы – 3
Югары Ослан районы – 1
Яшел Үзән районы – 6
Бөтен периодка COVID-19 диагнозы 1310 кешегә куелган. Бүгенге көндә хастаханәдә 395 кеше дәвалана, 4 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган. 
Барлыгы 184 кеше савыккан (бүгенге тәүлеккә 20 кеше).
Шул ук вакытта бүгенгә экспертиза тарафыннан COVID-19 диагнозыннан үлү очрагының дүртенчесе расланды. 5 май көнне 1969 елгы Чаллы кешесе вафат булган. 19 апрель көнне әлеге ир-атны Чаллы шәһәренең йогышлы чирләр хастаханәсенә китергән булганнар. 21 апрельдә ул «яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәнеке булмаган ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» диагнозы белән 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелә. 25 апрельдә ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Ир кеше моңары да йөрәк-кан тамырлары чире белән авырган. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар