Логотип
Яңалыклар

Быелгы Тукай премиясенә кандидатлар билгеле

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген игълан итте. Быел Республикабызның әлеге мәртәбәле бүләгенә 13 кеше дәгъва кыла. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген игълан итте. Быел Республикабызның әлеге мәртәбәле бүләгенә 13 кеше дәгъва кыла. 

Театр өлкәсендә:
«Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева);
Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (Фаил Ибраһимова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабиров);

Әдәбият өлкәсендә:
«Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;
«Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов;
«Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша.

Кинематография өлкәсендә:
«Күктау», «Байгал», «Исәнмесез?!» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев;
«Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.

Музыка сәнгате өлкәсендә:
«Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева;
Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.

Сынлы сәнгать өлкәсендә:
милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова;
Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев;

Архитектура өлкәсендә:
Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов;
Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.

Лауреатлар 26 апрель көнне игълан ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар