Логотип
Яңалыклар

Быел Татарстанда көчле ташулар көтелә. Кайсы районнарга куркыныч яный?



Бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко республикада ташу көчле булырга мөмкин дип белдерде.  

 Быел кар запасы күп. Көн җылы торса, көчле ташулар булырга мөмкин. Кайбыч, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевский, Әлки, Норлат, Яшел Үзән районнары аша аккан Гөбнә һәм Кече Чирмешән елгалары ташу вакытында ярларыннан чыгар дип көтелә. Шулай ук Карла, Казансу, Берсут елгаларында да су биеклеге киеренке ноктага җиткәнче күтәрелергә мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк, бу әле уңайлы һава шартлары торган очракта. «Ташу фаҗигаләрсез үтсен өчен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профилактик чаралар үткәрә», – дип хисап тотты Николай Суржко. Шулай да су басу куркынычы янаган районнарга агымдагы атнадан ук югары әзерлекле режимга күчәргә тәкъдим ителә. Боз быел гадәттәгедән бер-ике көн алданрак – апрельнең беренче числоларында кузгалыр дип көтелә. Куркыныч зоналарда яшәгән кешеләргә алдан ук чарасын күрә башларга: азык-төлек, дарулар, җылы киемнәр, документларны җыеп куярга киңәш ителә. «Су басудан килгән зыян бары тик ихтыяри иминиятләштерү механизмы нигезендә генә каплана», – дип искәртте министр вазыйфаларын башкаручы. Мондый очракта федераль чаралар исәбеннән өстәмә түләүләр дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар