Логотип
Яңалыклар

Быел мөселманнар хаҗга бара алмаячак

Коронавирус инфекциясе белән бәйле эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны чит илләрдән мөселманнарга хаҗ кылырга ризалык бирмәде. Бу хакта Sky News Arabia каналына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

 Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарга илдә яшәгән кешеләр генә бара алачак.  «Хаҗ ил территориясендә яшәгән аз санлы кешеләр катнашында гына булачак», – дип хәбәр итә Хаҗ эшләре буенча министр. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, Согуд Гарәбстанында коронавирус йоктыруның 160 мең очрагы теркәлгән. 1,3  мең кеше үлгән. 

Илдә әле кичә генә «комендант сәгате» режимы бетерелде. Ул берничә ай дәвам итте. 
Ел саен Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга 2,5 миллион кеше бара иде. 
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар