Логотип
Яңалыклар

Буада «Кеше приюты» ачыла

Буа шәһәрендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүнең яңа филиалы ачыла. Биредә көн саен 50 порция азык әзерләү планлаштырыла. 


Буа шәһәрендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүнең яңа филиалы ачыла. Биредә көн саен 50 порция азык әзерләү планлаштырыла. 


Соңрак, ихтыяҗга карап, бу сан артачак, ди оештыручылар. Кайнар ризык белән тәэмин итү пунктын ачарга район хакимиятенә һәм Буа якташлыгына районнан чыккан эшмәкәр тәкъдим иткән.  

Кайнар ризык белән тәэмин итү өчен махсус павильон урнаштыруга акча социаль челтәрләр аша да җыелган. Зур ярдәмне Буа якташлыгы әгъзалары күрсәткән.


– Социаль челтәрләрдәге аккаунтымны актив кулландым, – ди эшмәкәр  Ильяс Гыймадов. – Буада «Кеше приюты» филиалын булдыру өчен акча җыю турындагы мәгълүматны урнаштыруга күпләр ризалык бирде. Кыска вакытта павильонга акча җыелды. Бу бик ихлас проект. Мохтаҗлар зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да күп. Кайнар ризык белән тәэмин итү пунктына ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм. 

«Кеше приюты» проекты 2018 елдан бирле эшли. Казанда кайнар ризык тарату урыннары 6 адрес буенча урнашкан: Гудованцев ур. 6, Симонов ур. 3, Авангард ур. 58, Липатов ур. 6б, Фучик ур. 52. Үзәк ярдәм пункты Борһан Шаһиди ур. 26. Биредә кайнар ризыктан тыш мохтаҗларга өс һәм аяк киеме табарга, чәчтарашханәгә барырга, мунча керергә, кер юарга, консультация алырга, төн кунарга мөмкинлек тудырылган. «Кеше приюты» нокталары Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Менделеевск шәһәрләрендә, Нурлат, Әгерҗе, Питрәч районнарында да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар