Логотип
Яңалыклар

Бу – хыял гына түгел, музей булачак!

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Төштән соң делегатлар дискуссия мәйданчыкларында эшләде. «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галериясе» дигән темага түгәрәк өстәл дә узды.

– Дөньяда 12 мөһаҗирлек музее эшли. Мәскәүдә А. Солженицынның да шундый йорты бар. Русларның җитмешкә якын күренекле кешесе анда үзләренең шәхси архивларын тапшырган. Безгә дә шундый бер фәнни-өйрәнү үзәге кирәк, – диде түгәрәк өстәлне оештыручыларның берсе хәрби тарихчы, полковник, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов. Ул бу музей Иске Татар бистәсендә ачылырга тиеш дип саный.

Әлеге музейга бүген инде нигез салынды дип санарга да мөмкин. Гомерләре мөһаҗирлектә узган делегатларның күбесе үзләре белән беренче экспонатларны алып та килгәннәр: китаплар, хатлар, фотосурәтләр...

Бу уңайдан Кытай халык республикасының Колҗа шәһәреннән килгән Рифкать ФӘХРЕТДИН (Кытай татар яшьләре лидеры, эшкуар) менә нәрсәләр диде:

– Кытай татарлары бүгенге көндә ерак чит илләрдә яшәүче зур диаспораларның берсе булып санала. Кытай татарларының тарихы бик бай, катлаулы һәм бик тә кызыклы. «Татар мөһаҗирлеге музее» ачылуы безнең кебек чит илләрдә яшәүче татарларның тарихын барлау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга дөрес итеп җиткерү өчен изге гамәл булачак. Һәм бу музей экспонатлары арасында, һичшиксез, Кытай татарлары турындагы мәгълүматлар да урын алыр. Кытайда 56 милләт вәкиле гомер итә, татарлар исә сан ягыннан иң аз милләтләрнең берсе. Иң артта дип әйтсәк дөресрәк булыр. Хәзер Кытайда 5 мең тирәсе татар яши. Аларның бабалары 19 гасыр башында Идел, Агыйдел, Чулман елгалары һәм Казан, Уфа, Әстерхан шәһәрләреннән Кытайның Синҗан уйгур автоном районындагы Урумчи, Колҗа, Чәүчәк, Алтай һәм Борчын шәһәрләренә килеп урнашып, һөнәрчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, медицина һәм мәгариф өлкәсендә эшләгәннәр. Нәкъ менә әлеге шәһәрләрне көнчыгыш эмиграциядәге милләттәшләребезнең туплану һәм чын татар тормышы белән яшәү урыннары дип атап була. Анда туган ил мохите, «татар цивилизациясе» сакланып калган, ягъни кабатланмас мәдәни тирәлек булдырылган.

Безнеңчә «Татар мөһаҗирлеге музее»нда Кытай татарлары турында түбәндәге материаллар урын алырга тиеш. Без бу материалларны музейга үзебез бирә алабыз:

*​ Кытай татарларының мөһаҗирлек юл маршруты;

*​ Кытайга киткән зур татар нәселләрнең шәҗәрәләре. Мәсәлән: Акчуриннар, Апанаевлар, Габитовлар, Исхаковлар, Вәлеевләр...

*​ Кытайда танылган татарларның портретлары. Мәсәлән: Б. Шахиди, М. Госманов, Р. Аббас, А. Аббас, И. Габитов, С. Салих, З. Габитова, Гөләндәм абыстай...

*​ Кытайда татарлар белән бәйле урыннарның рәсемнәре һәм тасвирланмалары. Мәсәлән: Колҗа татар мәктәбе (узган ел Колҗа шәһәре татар мәктәбенә дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи бина исеме бирелде һәм хөкүмәт 4 миллион юань (ягъни 40 миллионга якын Россия акчасы) чыгарып, яңа ремонт ясады); Колҗа шәһәрендәге татар зираты (Кытайдагы бердәнбер татар зираты ул, андагы 300 гә якын кабернең исемлеге торгызылды), Өремчи мәчете; Харбиндагы татар мәчете, Чәүчәк татар сәүдәгәрләре йорты, Кытайдагы татар имәннәре...

*​ Кытайда яшәүче татарлар язган фәнни хезмәтләр һәм кулъязмалар, шигырь җыентыклары, тәрҗемә әсәрләр. Кытайда басылып чыккан китап- җурналлар.

*​ Кытай татарлары үткәргән төрле чаралардан фоторәсемнәр һәм видео язмаларны. Бүгенге көндә Кытайда татарларга карата хөрмәт һәр адымда чагыла. Милләттәшләребез анда тулы хокук белән, үзләренең тарихларын, тамырларын, милли үзаңын саклап яши. Инде күп еллардан бирле татарлар тупланып яшәгән Өрүмчи, Колҗа, Чәүчәк шәһәрләрендә, һәм бердәнбер татар авылы булган Чишмәдә татар оешмалары бик актив эшләп килә. Ел саен хөкүмәтебез ярдәме белән Сабан туе бәйрәмен гөрләтеп уздырдык. Сабантуйлардан тыш, һәр елны Тукай кичәсен үткәрү, дини һәм рәсми бәйрәмнәрне бергәләп җыелып уздыру, фәнни конференция үткәрү, туган телебездә концертлар оештыру матур гадәткә әверелде.

*​ Кытайдагы бердәнбер татар авылы – Чишмә турында мәгълүмат, аның күренешләре.

Кытай хөкүмәте, татарларның Кытайда иң аз санлы милләт булуына карамыйча, безгә төрле өлкәләрдә яхшы сәясәт күрсәтә. Телебезне, мәдәниятебезне саклауда, үстерүдә һәрвакыт ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар