Логотип
Яңалыклар

Бу атнадан ярминкәләр эшли башлый

12 сентябрьдән Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә халык бик тә яратып өлгергән көзге ярминкәләр эшли башлый. Ярминкә мәйданнары Яңа Турада, Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә, Чаллы, Түбән Камада һәм Казанның 14 урынында ачыла.

12 сентябрьдән Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә халык бик тә яратып өлгергән көзге ярминкәләр эшли башлый. Ярминкә мәйданнары Яңа Турада, Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә, Чаллы, Түбән Камада һәм Казанның 14 урынында ачыла. Гадәттәгечә, мондагы бәяләр кибет һәм базардагылардан арзанрак булачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре социаль чаралар рәтеннән санала, шуңа да сыйфат мәсьәләсенә дә игътибар зурдан. 
Он, шикәр комы, тавык йомыркасын Казанга «Ак барс холдинг»тан китерәчәкләр, кыяр-помидорлар – «Майский» комбинатыннан. Бәрәңге, ит, сөт, яшелчә, ашлык – районнардан. Бу шимбәдә Казанга 128 тонна бәрәңге, 100 тоннадан артык яшелчә, 39 тоннага якын ит, 15 тоннага якын сөт, 241 тонна ашлык алып киләләр.
Ярминкәләр әле 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар