Логотип
Яңалыклар

Бомба! Евгения Медведева кабат Тутберидзега әйләнеп кайта!

Бу яңалык күпләр өчен шок ясагандыр!

 

Бу яңалык күпләр өчен шок ясагандыр! 2018 елгы Олимпия уеннарын хәтерлисезме? КөтмәгәндәАлина Заһитова Олимпия чемпионы булды, алтын медаль алды. Ә ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведевага көмеш медаль белән чикләнергә калды. Үзен инде чемпион пьедесталында күрә башлаган Женя да, күп тренерлар һәм спортчылар да, Медведеваның җанатарлары да авыр кичерде бу хәлне. Ә Женя тренеры Этери Тутберидзега үпкәләп (15 яшьлек Алина Заһитованы юниорлар төркеменнән зурларныкына күчергәнгә!) бөтенләй Канадага ук китеп барды. Алдагы турнирларга аны тренер Брайан Орсер әзерләде. Европа, дөнья беренчелегенә ярышлар... Һәм барысында да Женя һаман үҗәтләнеп үзен күрсәтергә омтылды. Кыз көндәшләреннән калышса да (ул узган ел дөнья чемпионатында бронза медальгә генә лаек булды), Кытайда узачак Олимпия уеннары аны һаман алгысыта: чемпион титулы яуланмый калды бит! 

...Һәм Медведева кабат Россиядә. Аның тренерлары инде берничә: Орсер Канададан торып өйрәтә, Буянова, атаклы Татьяна Тарасова үзе!.. Контроль прокатларда Медведева уңышсыз чыгыш ясый. Ләкин... ни гаҗәп: бердәнбер алкышлаучы – элеккеге тренеры Этери Тутберидзе! 

Ә бүген инде шаккатмалы хәбәр – Евгения Медведеваның Тутберидзе группасына кайтуы турында язалар! 

Фигуралы шуу интригалар белән тулы. Спортның бу төре хәзер футбол-хоккей матчларыннан да кызыграк! Алда ниләр булыр? Алина Заһитова нишләр? Болар хакында да тиздән хәбәр итәрбез. 

          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар