Логотип
Яңалыклар

Биергә онлайн өйрәнеп буламы?

8-17 июньдә Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы уза. Башка еллардан аермалы буларак, быелгысы онлайн форматта узуы белән тарихка кереп калыр.

8-17 июньдә Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы уза. Башка еллардан аермалы буларак, быелгысы онлайн форматта узуы белән тарихка кереп калыр. «Ярый әле форумга туры килде, фестивальне уздырган вакытка түгел, – ди  Фестиваль-форумның сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев. – Без бу хакта күп сөйләштек: кирәкме бу, юкмы? Мин үзем онлайн белем бирүне бик хуплап бетермим. Әйтик, Александр Андрияшкин ничек онлайн форматта биергә өйрәтер икән артистларны, үземә дә кызык бу».
Онлайн дәресләр сигез юнәлештә уздырылачак. Болар – театр педагогикасы, актерлык осталыгы, режиссерлык сәнгате, курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар, сценография, театраль тәнкыйть һәм әдәби бүлек эшчәнлеге, театрның иҗади-кую бүлеге эшчәнлеге. 
Фестиваль-форумның педагоглары – Германия, Колумбия, Польша һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.  Катнашучылар географиясе дә гаять киң: Төмән, Бурятия, Ханты-Мансы республикасы, Чечня, Алтай, Якутия, Смоленск, Төмән, Хабаровск, Сургут, Үзбәкстан, Казакъстан.... Форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра. 
Нәтиҗәләр исә август аенда ясалачак. Форум эшчәнлеге хакында фильм төшерелеп, «Ютуб»та тәкъдим итү нияте дә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар