Логотип
Яңалыклар

Бүген Татарстанда медицина битлекләре җитештерүнең яңа линиясе ачыла

«Түбәнкаманефтехим»нең «Полиматиз»  кече компаниясе бүгеннән медицина битлекләре җитештерү буенча линия эшләтеп җибәрә.  

 

«Түбәнкаманефтехим»нең «Полиматиз»  кече компаниясе бүгеннән медицина битлекләре җитештерү буенча линия эшләтеп җибәрә.  

10 апрель көнне Казанга Кытайдан  медицина битлекләре җитештерү буенча линияләр алып кайттылар.  Аларның берсе «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы «Полиматиз» предприятиесенә җибәрелде. Әлеге компания тукылмаган материал ясаучы Россиядәге эре җитештүчеләрнең берсе.    

25 март көнне предприятиедә республика Президенты булды. Аңа материалны 10 тапкыр күбрәк җитештерә алырга әзер булулары турында хисап тоттылар.Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов  тукылмаган материалны республика өчен медицина битлекләре ясауда куллану мәсьәләсен карарга  кушкан иде. Бүгеннән компания  кирәкле продукция чыгарырга әзер. Урнашырылган линия ай саен 2,4 млн данә медицина битлеге ясаячак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар