Логотип
Яңалыклар

Бүген кырау төшәргә мөмкин. Бәрәңге уңармы?

Җәй эссе киләчәк, корылык булачак дигән шомлы фаразлар интернет киңлегендә бик еш күренә башлады. Әле исә бер нинди эссе җәйгә ишарә юк. Яз да артык иртәләмәде. Инде килеп салкыннар башлынды. Җылылык кайчан башланыр? Без халык синоптигы ярты гасырга якын көн саен табигать күзәткән Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.

 

Җәй эссе киләчәк, корылык булачак дигән шомлы фаразлар интернет киңлегендә бик еш күренә башлады. Әле исә бернинди эссе җәйгә ишарә юк. Яз да артык иртәләмәде. Инде килеп салкыннар башланды. Җылылык кайчан башланыр? Без халык синоптигы ярты гасырга якын көн саен табигать күзәткән Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.

– Бүген торган салкыннар шомырт салкыннары инде. Кырау төшсә, бүген төшәр инде. Аннары төшмәс ул. Юк, әле балан чәчәк атканда төшәргә мөмкин. Әле менә бакчада баланга карап утыра идем. Ул чәчәккә бөреләнеп кенә килә.

Ә инде җәйгә килгәндә мин үз фикеремдә калам. 2010 елдагы кебек эсселек тә, корылык та булырга тиеш түгел. Июнь гадәти булыр инде ул. Тик менә чәчү беткәч, бераз корылык торыр кебек. Минем күзәтүләрем буенча явым-төшем 20 көнләп булмас. Бу сабан ашлыкларына бик әйбәт түгел инде. Корылык булачак дигән фаразлар минем сынамышлар буенча хак түгел. Июль ае нормадан салкынчарак та булырга тиеш. Һава температурасы июнь аеннан да түбәнрәк булмас микән. Ә менә август коры килер. Эссе дә булачак.

– Әмир абый, быел уңыш ничек булыр икән соң? Бөтен халык карап торган бәрәңге уңышы нинди булыр?

Бәрәңге уңышы былтыргы шикелле булмаячак. Анысы – ясное дело! Августтагы корылык бәрәңге өчен файдага түгел. Бәрәңгегә бит аңа өч яңгыр кирәк: тишелеп чыккач, чәчәк аткач һәм бәрәңге яралгач.

Кыяр-помидор уңышы буенча анык кына әйтә алмыйм. Хәзер бит теплицаларда үстерүгә күчтеләр. Шулай да кыяр соңрак өлгерә башлар ул. Соңгы елларда июль ае салкынчарак булгач, фитофтора көчәйде бит.

Алма, җиләк-җимеш булачак. Менә бүген кырау төшмәсә, бик әйбәт булыр алма уңышы, Алла бирса. Менә бүген нәрсә булыр? Җил иртә белән генә төньякка борылды шул. Димәк, кырау төшми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар