Логотип
Яңалыклар

Бүген Казан зоопаркы эшли башлый

Бүген, ниһаять, Казан зоопаркы да үзенең ишекләрен ача – элеккеге режимда эшли башлый. 

Бүген, ниһаять, Казан зоопаркы да үзенең ишекләрен ача – элеккеге режимда эшли башлый. 

Килүчеләр зоопаркның иске территориясен дә, инде яңасын да карый алачаклар: билет бәяләрендә аерма зур түгел. Дөрес, искесендә вольерларның шактый инде буш – андагы хайваннар яңа өйләренә күчкәннәр. Әмма сез әле монда Якут исемле аюны, селүсеннәрне, тавис кошларын күрә аласыз.  Экзотариумны да карарга була. 

Зоопарк эчендә үсүче әллә ничә сорт сиреньнәрнең чәчәк аткан чагы. Аларга хозурланып, хуш исләрен иснәп йөрергә мөмкин. Тагын әле биредә үсүче япон айвасы һәм миндальнең дә чәчәк аткан чагы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар