Логотип
Яңалыклар

Безнекеләр җиңүче!

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең республикада 1996 елдан башлап ел саен үткәрелә торган бәйге бу.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Безнең республикада 1996 елдан башлап ел саен үткәрелә торган бәйге бу.  Ул һәрвакыт Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

2022 ел нәтиҗәләре буенча, конкурска 300 дән артык гариза килгән. Теләчедә, Мамадышта, Алабугада, Әлмәттә, Тәтештә, Чаллыда узган зона турлары нәтиҗәләре буенча республика этабына 142 катнашучы үткән.

Тантаналы чарада ун номинациядә җиңүче дип табылган хатын-кызларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Герое Иван Додосов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиевалар бүләкләде.

 «Сөембикә» журналы һәрвакыт бу бәйгенең үзәгендә кайный: безнең журналистлар төрле район һәм шәһәрләрдә узган зона турларына жюри әгъзалары булып баралар, җиңүчеләрне сайлап алуда турыдан-туры катнашалар. Язмалары өчен яңа геройлар табалар. Журналның март санында ел саен шушы бәйгедә катнашучы хатын-кызлар турында сөйлибез.

Иң куанычлысы – без сайлап алган язма геройлары быел да җиңүчеләр арасында. «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә  Минзәлә «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова җиңү яулады. (Ул безнең март санының тышлыгын да бизи.)

Гайшә Ильясова («Мин булдырам» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү үзәге, Баулы) шушы ук сәхнәдә  Татарстан Рәисе Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. 

Бүгенге тантанада катнашкан һәр хатын-кыз үзе белән «Сөембикә» журналының март санын да алып китте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар