Логотип
Яңалыклар

Безгә яңа юллар эзләргә кирәк - Рөстәм Миңнеханов татар җырының мөмкинлекләре турында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар җырының мөмкинлекләрен ачу өчен “Үзгәреш җиле”енең файдасы булачагына ышана. Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Үзгәреш җиле” фестивале тәмамлангач, Президент журналистларга үз фикерләрен җиткерде.
Президент, фестивальгә бәя бирүне журналистларга калдырып, игътибарны эшләнгән эшкә юнәлтте: “Мин үзем "Үзгәреш җиле"н кирәк дип саныйм һәм әйтәсе килә торган сүзем шул – бик зур эш эшләнгән, хезмәт куелган. Бер елдан, ике елдан... бу үзгәрешнең файдасы булыр, - диде ул.



“Фестивальне төрле кеше төрлечә кабул итәдер, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Элеккечә дә барсын, безгә яңа юллар да эзләргә кирәк. Татар җырының мөмкинлекләре зуррак. Аның яңа юлларын табып, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда күрсәтә белергә кирәк”.
Президент үзенә кемнең башкаруы ошаганын аерып әйтмәде: “Барысы да тырыштылар”, - дип кенә сүзен тәмамлады. 
Мәгълүмат өчен. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт  опера һәм балет академия театрында өч көн дәвамында “Үзгәреш җиле-II” фестивале барды. Концертта 32 яңа җыр һәм күмәк башкаруда фестивальнең гимнына әверелгән “Туган җирем – Татарстан” җыры яңгырады. Җырларны Вадим Эйленкриг оркестрына һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына, шулай ук баянчылар Ринат Вәлиев һәм Айдар Сәләховка кушылып, 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкарды. Дирижер – Станислав Курбацкий (Мәскәү). Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «STREET JAZZ» балеты (Мәскәү) бизәде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/04/153597/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар