Логотип
Яңалыклар

Без төрле, әмма без бергә! (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген Казан Кремле балалар тавышына күмелеп торды. Биредә Халыкара балалар яклау көненә багышланган чаралар оештырылды. “Без төрле, әмма без бергә” дип аталган конкурсның йомгаклау концерты да нәкъ биредә узды.


“Без төрле, әмма без бергә” хор конкурсының бәйрәмендә “Татарстан – Яңа гасыр” хәрәкәтенең сәяси совет рәисе, Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисеФәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

 


– Татарстан балалары, Татарстан халкы өчен соңгы елларда зур гамәлләр башкарыла. Биредә өлкәннәрне дә, балаларны күрү дә зур шатлык хисләре тудыра. Ветераннарыбыз да бүген Кремльне бизәп тора. Татарстан моннан унбиш ел элек субъектлардан беренче буларак Җир Хартиясен кабул итеп алды. Аның базасында  төрле милләт вәкилләре гармонияле үсеше һәм экологияне саклау шартлары тудырыла. Күпмилләтле Татарстанда һәркем үзен иркен тота, – диде Ф.Мөхәммәтшин. Үз чыгышында шулай ук балаларны бәйрәм белән котлады.


Кол Шәриф мәчете янында узган бәйрәм чарасында Татарстанның 24 районыннан 26 төрле хор коллективлары үз чыгышлары белән сөендерде. Алар арасында балалар, студентлар, фольклор, ветеран төркемнәре бар иде. Мәгълүм булганча, “Без төрле, әмма без бергә” проектының максаты – төрле милләт хор коллективларын барлау, аларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, милли, рухи кыйммәтләрне алга сөрү, Татарстан халыклары дуслыгын күрсәтү.
 
Менделеевск районыннан килгән мари артистларыбыз да үз чыгышларында халык әсәрләренә игътибар бирделәр.

 

 


Гөлчәчәк Шириева бәйрәмгә өч баласын ияртеп килгән:


– Балалар көнендә Кремльдә зур бәйрәм оештырылачагын күптән ишеткән бар иде. Узган ел бара алмаган идек. Быел менә җыенып килдек әле. Нарасыйлар өчен чыннан да зур шатлык инде. Хайваннарны да карадылар, уеннарда да катнаштылар. Менә хор коллективларының концертын да карамакчы идек. Төрле милләт чыгышларын кайда күрерләр иде әле. Кечкенә балалар да җырлый-бии икән монда. Баланы бит аны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Шәхсән үзебез мөселман гаиләсе булгач, дини, милли йолаларга игътибарны юнәлтәбез. Урам тәрбиясеннән якларга телибез. Ихлас тәрбия кылган очракта гына җәмгыятебезгә лаеклы буын үстереп була бит. Балалар көнендә ятимнәр, инвалидлар да читтә калмасын иде. Алар да үзләренә карата игътибар тоюларын телим, – ди өч бала анасы.

 


“Бәйрәмдә милли коллективлар чыгышы төп урынны алып тора. Республикабызның бер үзенчәлеге: күпмилләтле халкыбызның һәрберсе тигез хокукка ия, – ди Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. – Канунда гына түгел, чынбарлыкта да шулай булуы бәйрәмнәрдә ачык күренә. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты биредә дистәгә якын номер белән катнаша. Без бер идеяне алга сөрәбез: ул да булса, һәр кешенең хокукы тигез булырга тиеш. Адәм баласы шулай корылган: хокук бирелгән очракта да, төрле кеше төрле нәтиҗәгә ирешә. Арасында уңышлысы, уңышсызы да була. Ассамблея аерым милләтләр өчен генә өстенлекле шартлар тудырмый. Барысына да тигез шарт тудырабыз. Казан Кремле соңгы елларда зур проектларны тормышка ашыра. Мондый бәйрәмнәр, Балаларны яклау көне “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева тырышлыгы белән тагын да зуррак, нәтиҗәлерәк үтә башлады.”

 

 

 

 




чыганак

 
Моннан http://vk.com/suumbike үзеңә ошаган берәр язмага репост ясачы?
Бик сорыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар