Логотип
Яңалыклар

Без рус сүзләре кулланып сөйләшәбез – "Тапшырылмаган хатлар" фильмы продюсеры

Декабрь аенда "ТНВ" телеканалы татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча дүрт серияле фильм күрсәтәчәк. Бүген бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә фильмның продюсеры Фәрит Галиев хәбәр итте.

Фильм татар телендә төшерелгән. Шулай да матбугат очрашуында кино теле белән әдәби тел мәсьәләләре буенча бәхәс булып алды: “Кино ул реаль тормышка якын булырга тиеш. Без реаль телдә сөйләштек. Әгәр әдәби тел белән сөйләшә башласак, кешеләр телеспектакль дип әйтәчәк. Театр ул шартлылык, анда әдәби тел дә булырга тиеш. Без тормышта рус сүзләре кулланып сөйләшәбез, Гадел Кутуйның әсәрендә дә рус сүзләре бар. Табип урынына врач дип әйткән өчен безне беркем дә гаепләмәс. Беркем дә "Ашыгыч ярдәм" дип сөйләшми”, – диде Фәрит Галиев.
 
"Әдәби телдән аерылыбрак торган телдә төшерелгән фильмны читтәге татарларыбыз аңлармы? Алар, билгеле булганча, рус теле катнашмаган чын әдәби телдә сөйләшә", – дигән сорау куйды матбугат очрашуында катнашкан журналистлар.

Фильмның Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы буенча төшерелгәнен искәртик.

Авторлар бу мәсьәләне ничек чишә алганнар – әлеге сорауга фильмны караганда быелның декабрь аенда гына җавап таба алабыз.
 








чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар