Логотип
Яңалыклар

Бер урынга 40 кеше! Казан федераль университетының Филология институты нәрсәсе белән җәлеп итә?

20 июньнән илебезнең югары уку йортларында абитуриетлардан гаризалар кабул итү башлана. Быелгы төп яңалык – документларны тапшыру өчен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен көтеп тору кирәкми, гаризалар алардан башка гына кабул ителә.

20 июньнән илебезнең югары уку йортларында абитуриетлардан гаризалар кабул итү башлана. Быелгы төп яңалык – документларны тапшыру өчен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен көтеп тору кирәкми, гаризалар алардан башка гына кабул ителә. Икенчедән, документларны кабул итү вакыты да озыная. Ул август аена кадәр дәвам итәчәк. Чит ил абитуриентлары исә гаризаларны сентябрь аена кадәр тапшыра алалар. Икенче яңалык – гаризаларны онлайн тапшырырга мөмкин. Дөрес, моны бөтенләй үк яңа формат дип әйтеп булмый, моңа кадәр дә чит шәһәрләрдән булган абитуриентлар белән онлайн эшләү тәҗрибәсе булган. Институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов белдерүенчә, документларны онлайн җибәрү мөмкинлеге булмаса, Казан шәһәренең Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада оффлайн форматта бирү мөмкинлеге дә бар. 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология, педагогик белем бирү, лингвистика, музыка һәм дизайн юнәлешендә ике йөздән артык программа гамәлгә куела. Институт билингваль һәм полилингваль мәктәпләр өчен белгечләр әзерли. Мәсәлән, математика һәм инглиз теле укытучысы. Белгеч берьюлы ике диплом алып чыга һәм ул киләчәктә математика, инглиз теле һәм инглиз телендә математика укытучысы булып эшли ала.  Быелдан аерым бер генә чит тел юнәлешендә укыту программасы буенча да кабул итәргә ниятлиләр.

2020–2021 уку елы өчен институтка Россия Федерациясе бюджетыннан 375 урын бирелгән. Татарстан Республикасы бюджетыннан исә тагын 150 бюджет урыны билгеләнгән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар