Логотип
Яңалыклар

«БДИ»да үзгәрешләр бар


Дөресен генә әйткәндә, быелгы имтиханнар 21 марттан башланды инде. Болар вакытыннан алда тапшыручылар. Быел рус теленнән 603; математикадан (профильле) 474 кеше имтиханны алданрак тапшырырга гариза биргән булган.

Имтиханнар тапшыруның төп дулкыны 28 майдан 2 июль аралыгында узачак. Барлыгы 16 мең 600 чамасы гариза бирелгән. Җитди авыруы сәбәпле, имтиханнарны өендә тапшырырга мәҗбхр балалар саны 36. Өйдә бирсә дә, күзәтү алымнары нәкъ шундый ук булачак, ягъни онлайн режимда камералар эшләячәк, комиссия әгъзалары киләчәк.

Рус теленнән быелгы имтиханны 15930 кеше (минималь балл – 24), математиканың база өлешен 11 661 (минималь балл 27), математиканың профиль өлешен 10247, җәмгыять белемен 6766 (42), физиканы 4401 (36), биологияне 3228 (36), химияне 2555 (36), тарихны 1910 (32),  инглиз телен 1687 (22), информатиканы 1556 (40), рус әдәбиятын 895 (32), георафияне 204 кеше (37) тапшырырга тели.

Быелгы имтиханга кагылышлы берничә үзгәреш тә бар.
Беренчесе һәм иң мөһиме – имтихан биремнәрен балалар аудиториягә кереп утыргач кына принтердан чыгарып бирәчәкләр.
Икенчесе – кайбер биремнәргә төгәллек кертелгән.
Имтихан төгәлләнүгә, балаларның эшләре сканерланачак һәм алар март аена кадәр сакланачак.

Имтихан узасы аудиторияләр 100 процентка видеокамералар белән җиһазланган. Кайдадыр куллану вакыты чыккан камераларны алыштыру эше бара.

Имтихан барышында электр энергиясенә бәйле проблемалар килеп чыга калса дип, электр оешмалары белән генераторлар хакында килешенеп куелган. Узган ел имтихан вакытында давыл булып, Аксубай районында бер пункт утсыз калган булган. Кагыйдә буенча, онлайн видеокүзәтү 20 минуттан артыграк тукталып торса, имтихан нәтиҗәләре исәпкә алынмый. Бәхеткә, ул вакытта 20 минут эчендә эшне җайлап җибәрә алганнар.

Берничә ел рәттән имтиханда иҗтимагый күзәтүчеләр дә катнаша. Болар – югары уку йорты студентлары. Моңарчы күзәтүчеләрне чит төбәкләрдән җәлеп иткән булсалар, быел үз студентларыбыз булачак. Боларның күпчелеге педагог һәм юрист белемен алучылар.

Имтиханда тәртип бозу очраклары елдан-ел кими бара икән. Узган ел Татарстанда 3 кенә протокол төзелгән. Аның берсе генә укучы балага, калган икесе фазыйфаи затка төзелгән булган.

Быел тугызынчы классны тәмамлаганда тапшырыла торган имтиханнарны математикадан –36755 кеше, рус теленнән 36683 кеше тапшырачак.
Ә менә татар әдәбиятыннан имтиханны 23 бала сайлаган. Гомумән, ОГЭ тестларын татар телендә узарга әлегә 70 бала теләк белдергән. БДИ имтиханнары исә фәкать рус телендә генә тапшырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар