Логотип
Яңалыклар

Бала бакчага йөрсә дә, йөрмәсә дә түләргә кирәк булачак

Иртәгәдән, ягъни 12 майдан Татарстанда балалар бакчалары рәсми рәвештә эшли башлый. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган бүгенге брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин җиткерде. 

– Моңа кадәр балалар бакчаларында 12 кешедән артмаган дежур төркемнәр генә эшләде, – диде ул. – Иртәгәдән исә балалар бакчалары рәсми рәвештә ачыла. Безнең хезмәткәрләр балаларны кабул итәргә әзер. 12 майдан башлап, балалар бакчасы өчен абонент түләве дә үз көченә керә. «Минем балам бакчага йөрмәде, мин түләргә тиеш түгел», – дигән сүзләр булмасын, – диде ул. 

Саклау чаралары күрелергә тиешлеге хакында да әйтте ул. Балаларны бакчага озатучы әти-әниләре, әби-бабалары – барысы да медицина битлегеннән булырга тиеш. Балаларны температураларын үлчәп кабул итәчәкләр. Йоклаганда алар арасында 1,5 метр ара сакланачак.  

Балаларны балалар бакчасында урамга йөрергә дә алып чыгачаклар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар