Логотип
Яңалыклар

Айгөл Бариева клибы өчен туй иткән яшь парлар эзли!

Чит илләргә еш йөрүче Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Таиландтан кайтып төште. Һәр кеше җырчының ялын күзәтә, кайда йөрүе, нишләве турында белә алды: Айгөл интернетка бер-бер артлы фото-видеолар урнаштырып кына торды. Ләкин тынгысыз Айгөл Бариева Таиландта ял итеп кенә калмаган, иҗаты өчен файдалы эш тә башкарган.

 

- Таиландта клип, дөресрәге клипның бер өлешен төшердек. Нурзадә көенә, Вәлиәхмәт Шаһи сүзләренә иҗат ителгән "Туй җыры" клибының сюжеты нинди икәнен әлегә әйтми торам. Бу клипта төшәргә теләүче яшь парлар Инстаграмдагы аккаунтым аша минем белән элемтәгә керә ала. Аларның туйларында төшерелгән кызыклы мизгелләрне клипка кертәчәкбез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева. Җырчы клипны клипны җәйгә өлгертергә исәпли.

 

 

Айгөл Бариева Таиландка ире белән барган. Алар данлыклы Пхукет шәһәрендә ял иткән.

 

- Хәзерге вакытта Тайландта эссе, рәхәт. Кайвакыт тропик яңгырлар ява. Без урнашкан кунакханә җирлеге шулкадәр зур, бер көн эчендә генә йөреп чыгарлык түгел иде. Очкычлар еш килә, еш китә. Баш очыннан диярлек очалар, бу мизгелдә куркыныч та, кызык та була.

 

Тайландта диңгез ризыгын яраталар. Без дә авыз иттек, аеруча миңа мидияләр, моллюсклар ошады. Истәлекле урыннар буенча экскурсияләргә йөрдек, каноэ көймәсендә йөздек, фил өстенә утырып карадык, Джеймс Бонд утравында булдык, тулысынча суда урнашкан чегәннәр авылын күрдек, - дип сөйләде Айгөл.

 

 

Җырчы үз гомерендә барлыгы 7 диңгез һәм 2 океан күргән.

 

- Андаман диңгезе - иң шәбе булып чыкты! Бу сәяхәттән аңлатып бирә алмаслык зур хис-кичерешләр белән кайттык. Биредә үз гомеремдә беренче тапкыр кылган гамәлләр булды. Мәсәлән, еланны тотып карадым, филгә утырып йөрдем, гомеремдә күрмәгән мангустин, папайя кебек җиләк-җимешләрне авыз иттем, мидия белән моллюсклар ашадым. Без бу урынга әйләнеп кайтачакбыз әле, Алла боерса, - диде җырчы.

 

 

- Без барганда, Тайландта матәм иде. 70 ел буе хакимлек иткән Рама 9 исемле Король 88 яшендә вафат булган. Аңа бик нык табынганнар, хөрмәт иткәннәр. Һәр җирдә мәрхүмнең фотосы тора. Таиландта ел буе матәм игълан ителгән. Хәтта акчаларында да Король сурәте төшерелгән. Бу акчаларны ташларга, йомарларга, таптарга ярамый - Корольне кимсетү, рәнҗетү санала, - дип сөйләде Айгөл.

 



чыганак: http://intertat.ru/tt

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар