Логотип
Яңалыклар

Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева «кызык итте» (видео)

Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева уртак концерт оештырды. Ләкин бу чара гадәти концерт түгел, ә театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды. «Кызлар кызык итәләр», яки «Кызлар рулят» концертында тамашачы җырчыларны бөтенләй яңа яктан ачты.


Юмористик рухтагы сценарийны танылган алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпова белән «Рәвешләр» егете Фәрит Галиев язган. Айгөл белән Лилия «Comedy Woman» тапшыруындагы кебек төркемгә бары тик хатын-кызларны гына җыйган: уен коралларында да кызлар уйнады. Артистлар бу тормышта ир-атсыз да яшәп була, хатын-кыз бар эшне дә үзе башкара ала фикерен алга сөрсә дә, ахыр чиктә ир-егетләрнең ил тоткасы булуына инана. Алай гына да түгел, Гүзәлия исемле кызны Фәрит белән таныштырып, кавыштырып, сәхнәдә туй гөрләтәләр!


- Аллага шөкер, тамашачы бик җылы кабул итте. Ихлас йөрәктән алкышларга күмделәр. Залдагы тамашачылар арасында дусларыбыз да күп булды. Заманында «Хыял» хорына йөргән идем. Концертыбызга 20 ел буе дус-тату булып аралашып яшәгән әнә шул дусларыбыз да килде. Алар арасында «Фәридә-Алсу» дуэты, Гөлнара Габидуллина, Ләйсән Закирова һәм башкалар бар. Дусларыбыз Лилия белән икебезнең исем хәрефләре төшерелгән кәнфитләр һәм көмештән ясалган брошкалар бүләк итте, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.



Шуны да әйтергә кирәк: Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева җырларын халыкка тәкъдим иткәндә, һәр җырның авторларын әйтеп, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Кичәдә яңа җырлар белән бергә халык җырлары да яңгырады. Кызлар моңнары белән тамашачыны бер елмайтты, бер елатты. «Игътибар итәсездер, бүгенге көндә өч тиенлек җырлар һәм җырчылар артып китте. Бу безне дә, сезне дә борчыйдыр. Репертуарыбызга тирән мәгънәле, эчтәлекле җырлар гына сайлыйбыз. Шул ук вакытта халык җырларын да игътибарсыз калдырмыйбыз», – дип белдерде Айгөл Бариева.




чыганак - http://intertat.ru/tt

АЙГӨЛ БАРИЕВАДА «Итле кабартма»  - http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=1454
ЛИЛИЯНЕҢ МӘХӘББӘТЛЕ ЯЗМЫШЫ - http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/uspeh/?id=3107

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар