Логотип
Яңалыклар

Авыл урамында коточкыч фаҗига

Үз гомерләрендәге иң күңенлле көнне – мәктәптән аттестат алып кайтып килгәндә, балалар коточкыч фаҗигагә тарый. Әлеге хәл авыл урамында була.

Әлеге хәл кичә Башкортстанда булган. Иглин районында мәктәптән аттестат алып кайтып килгәндә, 15 яшьлек ике баланы машина бәрдереп китә. Аның тизлеге шундый була ки, кыз бала шунда ук җан бирә. 15 яшьлек малай бик каты имгәнүләр алып, комага китә. Шаһитлар сүзләренчә, кыз баланың гомере өчен табиблар фаҗига урынында ук 40 минут көрәшә. Әмма... 
Соңыннан 37 яшьлек машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Аның кананда 1,732 промиль алкоголь табыла. Бу бер шешә аракы дигән сүз. Балаларны бәрдергәннән соң, шофер качарга маташа, ләкин аны бик тиз тоткарлыйлар. Ул җәзасын алыр, әмма гомере өзелгән баланы инде беркем дә кайтара амас... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар