Логотип
Яңалыклар

Атаклы опера йолдызы Альбина Шаһиморатова әни булды!

5 ноябрьдә иртәнге биштә аваз салган сабый Казан кызы булып теркәләчәк. Дөнья җырчысы Альбина аны «АВА–Казан» бәби тудыру йортында тапты. Һәм шул минутта ук  табиблар биредә төн буена керфек какмый ут йотып утырган Равза ханым һәм Әнвәр әфәнде Шаһиморатовлардан сөенче алырга ашыктылар. «Бала баласы балдан татлы, диләр – дөрес икән, – ди Равза ханым. – Бәләкәч кайтуга бик әзерләндек инде!»
Бәбине алып чыгар алдыннан нәни кызның әтисе дә ерактан кайтып төшкән – бу гаиләдә дөнья түгәрәк!  
Нарасый кечкенә әле – биш кенә көнлек. Исемен дә белмибез, кемгә охшавын да кистереп әйтеп булмый, үскәч, әнисе кебек җырчы булырмы-юкмы – анысы турында сүз алып барырга да иртәрәк. Ә менә Альбина белән бәбиенең икесе дә көз кызлары булуы беркемгә дә сер түгел. Альбина бәләкәчен үз репертуарындагы «Бишек җыры»н көйләп йоклатасына да иманыбыз камил.  

Фото: Газинур Хафизов
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар