Логотип
Яңалыклар

Алинә Заһитовага бүген тагын сокланыйк!

Бүген, ниһаять, җанатарлар Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың Швейцариядә узган Аrt on lce шоу программасын югары сыйфатта карый ала.

Бүген, ниһаять, җанатарлар Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың Швейцариядә узган Аrt on lce шоу программасын югары сыйфатта карый ала. Моңарчы һәвәскәрләр төшергән видео белән генә канәгатьләнергә туры килгән болельщикларга чын бәйрәм булыр ул. SFR1 каналында Мәскәү вакыты белән 19.10 сәгатьтә кабатланмас Алинә чыгышын карый аласыз. Караңгы көннәребезне Алинә Заһитова якты нур булып балкытсын!

Бу шоу Тайпееда 10-12 апрельләрдә узасы иде. Хәзер көзгә күчерделәр. Төгәл вакыты августта билгеле булачак. Бозда дөнья һәм Олимпия чемпионнары чыгыш ясаячак. Алинә бүген дә пируэтлары һәм сикерүләре белән тамашачыларын таң калдырыр. Хәтерләсәгез, Швейцариядә бу шоу шыгрым тулы заллар һәм овацияләр белән үткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар