Логотип
Яңалыклар

Алинә Заһитова Россиядәге биш иң матур хатын-кызларның берсе

Японнар Россиядәге иң матур хатын-кызларны ачыклаган.

«Menjoy»  журналы Россиядәге иң матур хатын-кызлар исемлеген булдырган. Японнар  спорт һәм шоу-бизнес өлкәсендәге гүзәлләргә өстенлек биргән. Исемлекнең башында  фигуралы шуу буенча спортчылар тора. Моңа аптырарга да кирәк түгел. Әлеге илдә спортның бу төре бик популяр. Шуңа күрә дә  2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм 2020 елда Европа чемпионаты призеры Анна Щебакованы иң чибәр хатын-кыз дип бәяләгән алар. 
Россия чибәрләре рейтингының өченче баскычында  Уимблдон җиңүчесе Мария Шарапова. Исемлектә шулай ук Россия супермодельлары Наталья Водянова һәм Ирина Шейк бар. 
Фото zen.yandex.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар