Логотип
Яңалыклар

Алабугада ветеранны киредән җирләячәкләр, исәннәренең өенә хатын-кыз депутатлар киләчәк 

Инде берничә көн матбугатта Алабугада Бөек Ватан сугышы ветеранының җәсәден зиратта сукмакка күмгәннәр дип сөйлиләр.

Инде берничә көн матбугатта Алабугада Бөек Ватан сугышы ветеранының җәсәден зиратта сукмакка күмгәннәр дип сөйлиләр. Анысы да бушка түгел. Оныгы зиратта җир өчен 20 мең сум күләмендә акча бирүләрен әйтә. Шул ук онык моны социаль челтәрләрдә язып чыга. Бу хәл республика җитәкчелегенә дә килеп ирешә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветеранның гәүдәсен  казып алып, лаеклы урынга җирләнәсен әйтте. 
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгән бер вакытта, ветеран бабай белән килеп чыккан бу хәл Алабуга түрәләрен бизәми, билгеле. Бүген Дәүләт Советы депутат хатын-кызларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе утырышында Фәрит Мөхәммәтшин  җаваплы түрәләрнең җәза алачагын әйтте.  Утырышта шулай ук ветераннарга багышланган «Сугыш хатын-кыз йөзе була алмый» социаль-гуманитар проектына старт бирелүен хәбәр иттеләр. 
Берлек башлыгы Татьяна Ларионова республикада бүгенге көндә 458 хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветераны яшәвен хәбәр итте. «Медицина ярдәменнән тыш, аларга рухи ярдәм дә кирәк», – дип белдерде ул.  Депутат хатын-кызлар барлык ветеран әбиләр белән күрешеп чыгарга уйлыйлар. Алар белән сөйләшеп, тормыш шартлары белән танышып, хатирәләрен язып – дәүләт архивына тапшыру ниятләре. Әлеге иинциативаларын республика башлыгы да хуплаган. Ә Җиңү бәйрәменнән соң тыл хезмәтчәннәре белән дә очрашу көтелә. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ветераннар хатирәләрен матбугатта бастырып, әдәби мемориаль булдыру турындагы планнары белән уртаклашты. 
                                                                                   
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар