Логотип
Яңалыклар

50+ ханымнар, сезнең өчен!

(«Ханымнар матурлыгы подиумы» традицион «Игелек декадасы»н төгәлли) 24 майда «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә беренче тапкыр «Ханымнар матурлыгы подиумы» уздырыла. Мәскәү, Петербургта яшәүчеләргә ул күптән таныш инде. «Баба-Деда» порталы аны өлкән яшьтәгеләр өчен оештыра.

Проектны оештыручылар фэшн-күрсәтү форматын кулланып, өлкән яшьтәгеләрнең портреты үзгәрә баруны күрсәтә, шулай итеп җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. Казандагы Подиум хатын-кызлар киемнәре өчен WITT international Европа бренды, Danone компаниясе һәм Почет хәйрия фонды, шулай ук «Добрая Казань» проекты һәм Castorama челтәре ярдәме белән уза. Make-up Atelier Paris визаж һәм стиль мәктәбе осталары бьюти-стилистлар буларак чыгыш ясый. 37 кеше подиумга чыгып, киемнәрнең модалы брендлар (WITT International, Glanke, UNIOQLO)стилистлары уйлап тапкан образларны, шулай Serginnetti, Xamida, Sorokina Казан дизайнерлар йорты киемнәрен күрсәтә. Махсус табылган образлар һәр катнашучының үзенчәлеген ача, һәм ул проект «Без әйберләрне түгел, кешеләрне күрсәтәбез» девизы белән үтә. Казан шәһәре башкарма комитеты инициативасы буенча төрле яшьтәгеләрне берләштереп үткәрелгән Подиум традицион «Игелек декадасы»н әнә шулай
төгәлли.

Шәһәр халкы өчен оештырылган стиль, матурлык, сәламәт яшәү рәвеше буенча мастер-класслар да һәркемне кызыксындырырлык.

Бушлай керү өчен регистрация узыгыз: https://baba-deda.timepad.ru/event/695977

Программада:
16:00 – эчке ишегалдында кунакларны мини шоу-рум, музыка, тылсымлы фонарчыклар, рәхәт атмосфера көтә.
16:30 – 50 яшьтән өлкәнрәкләргә дөрес туклану турында табиб-диетологлар мастер-класс уздыра.
18:00 – «Стильле гардероб капсуласы – һәрчак үзең теләгәнчә киенә аласың». Хатын-кызлар өчен Европа маркалы киемнәр фирмасы ярдәме белән мастер- класс.
19:00 – Кунакларны теркәү.
19:30 – «Ханымнар матурлыгы Подиумы»ның тантаналы ачылышы.
21:00 – Подиум ябылу. 

Чара «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә узачак. (Борһан Шәхиди урамы, 7 нче йорт.)
Журналистлар өчен аккредитация: +7 926 421 55 06 яки info@baba-deda.ru

Рәхим итегез!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар