Логотип
Яңалыклар

13 яшьлек кәләш өчен төрмәгә

Чирмешән районындагы Лашман авылында 28 яшьлек имам Рәсүл Салихов  13 яшьлек үсмер кыз белән никах укыта.  Әлеге гамәле өчен ул җәзага тартылды.


Чирмешән районындагы Лашман авылында 28 яшьлек имам Рәсүл Салихов  13 яшьлек үсмер кыз белән никах укыта.  Әлеге гамәле өчен ул җәзага тартылды.


Узган ел  безнең җәмгыять өчен  гадәттән тыш булган  әлеге хәл хакында без язган идек. Анда никахка кызның ата-анасы да ризалык бирүе әйтелде. Тикшерүләрдән соң  суд имамны  җәзага тартты. 
Рәсүл Салихов һәм кызның ата-анасы  җирле опека органнарына никахны рәсмиләштерүгә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Шуннан соң бу ситуация белән  хокук саклау органнары хезмәткәрләре кызыксына башлый. Кияүне кулга алалар. Аннан ачыкланганча, үсмер белән егеткә никах укылган була. Рәсүл Салихов кәләше белән интим мөнәсәбәтләрдә булуын да яшерми дип яза «Вечерняя Казань» газеты. Әмма суд вакытында ул моны кире кага. 


Суд имамны гаепле дип табып,  ирегеннән мәхрүм итә. Моннан кала аңа 3,5 ел ярым яшүсмерләр белән эшләү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул дингэ аркаланып ,хайваннарча яшэуче кабэхэтлэргэ,хатын остенэ хатын алып яшэу модага кереп китте,закон чыгарырга вакыттыр, БИК куп гаилэлэрдэ, никах укыгач,ярый диеп,курэлэтэ зина кылып яшилэр бит хэзер,куз яшьлэре,рэнжешлэр...Бу донья БИК куркыныч хэзер,нигэ чик куелмый,совет заманында монын кадэр азгынлык юк Иде,булса да аз Иде,партиядэн куркып яшилэр иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дин әхеле халыкка үрнәк булырга тиеш. Ә ул - педофил! Мәхәббәте көчле булгач, көтәргә иде, кызга 18 яшь тулганын. Ничек шундый кеше халыкны өйрәтә ала, түземллеккә, мөрхәмлелеккә, һәм башка пакь сыйфатларга? 3,5 елдан соң ул халыкны кабат өйрәтә башлармы? Мондый кеше имам була алмый. Менә шундый дин әхелләре аркасында ислам диненә нәфрәт белән карыйләр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик эйбэт булган!!!Кызнын ата анасына эйтер идем! Аларны беренче чиратта утыртырга кирэк.Эллэ кызларын бик эйбэт тэрбиялэгэннэрме?Котылырга уйлаганнармы?

        Хәзер укыйлар