Логотип
Камыр ашлары

Варениклар



Оригиналь варениклар рецепты тәкъдим итәм. Сыр белән, йомырка белән. Камыры да, эчлеге дә үзенә күрә тәмле. Ясап, татып карагыз. Өйдәгеләргә дә һичшиксез ошар... 


 

Кирәк

 

500-700 г бодай оны; 

бер чеметем манный ярмасы; 

1 чәй кашыгы тоз; 

1 аш кашыгы каймак; 

1 йомырка; 

150 мл су. 

 

Эчлек өчен

 

100 г каты сыр; 

2 йомырка; 

тәменчә – тоз, борыч; 

1 аш кашыгы майонез; 

2-3 тырнак сарымсак; 

табынга бирер өчен – каймак. 

 

Иләнгән онның бер өлешенә 1 йомырка, 1 аш кашыгы каймак, бер чеметем манный ярмасы салып туглыйбыз. 



Аннары тоз  сибеп, онның иләнгән икенче өлешен кушабыз, җылы су салабыз. Камырны басабыз. Эчлек әзерләгән арада, камырны куеп торабыз. 



Пешкән йомырканы, каты сырны угычтан уабыз. Әз генә тоз, борыч өстибез. Төелгән сарымсак, 1 аш кашыгы майонез кушы туглыйбыз – бертөрле массага китерәбез. 



Камырны юка итеп җәеп, түгәрәкләр ясыйбыз. Түгәрәкләрнең уртасына эчлек салабыз. 


Кырыйларын бөрәбез. 

Кайнаган суга тоз салып, вареникларны шунда салабыз, су яңадан күтәрелгәнчегә кадәр – 3-4 минут чамасы күпертеп алабыз. 



Әзер вареникларны табынга каймак белән чыгарабыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар