Логотип
Камыр ашлары

​Суган бәлеше

Камыр өчен:

* 100 г маргарин;
* 5-6 аш кашыгы каймак;
* стакан ярым он;
* ярты чәй кашыгы сода (яки көпшәкләндергеч);
* тоз.


Эчлек өчен:

* 2-3 баш суган;
* суыткычта сакланган 
* ике кап эретелгән сыр;
* өч йомырка;
* ике аш кашыгы майонез;
* яшел тәмләткечләр;
* тоз, борыч.


Эш барышы: 

Камыр басабыз: 

Табакка он һәм угычта уылган маргарин салабыз. Чәй содасы сибеп, каймак өстибез дә камырны басабыз. 
20 минутка читкә алып куябыз. 

Эчлек әзерлибез:

Шакмаклап туралган суганны сыек май салынган табада капкачын ябып кыздырабыз. Суыткычтагы сырны угычта уабыз. Өстенә йомырка сытып, болгатабыз. Туралган яшел тәмләткечләр, борыч сибеп, әлеге катнашмага кыздырылган суган кушабыз һәм болгатабыз. 

Камырны, гадәттәгечә, ике өлешкә бүлеп (зуррак һәм кечкенәрәк итеп) җәябез. Әзер эчлекне салабыз. Кырыйларын бөреп чыгабыз. 180-200 градуска кадәр җылытылган мичтә пешерәбез (якынча 20 минут).

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мне очень нравится читать Ваши зарисовки. Удивительно! Я вот тоже так думаю, но так описать не умею. Поэтому мне остается только согласиться –пусть все будет, как будет.

    Хәзер укыйлар